Россиядә пенсия кайчан артачагын әйттеләр

2020 елның 1 гыйнварыннан россиялеләрнең пенсияләре артачак. Пенсия фонды бюджетында, инфляциядән алда, киләсе елга пенсияләрне индекслау каралган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Пенсияләр аена бер мең сумга артачак. Түләүләрне индекслауны, узган елдагы кебек үк, закон белән билгеләнгән вакыттан бер айга иртәрәк – 1 февральдә түгел, ә 1 гыйнварга кадәр башкарачаклар.
2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче россиялеләрнең уртача пенсия күләме аена 16 400 сум тәшкил итәчәк. Өстәмә түләүне 40 млн. кеше алачак.

2020 елның 1 апрелендә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә туры китереп, дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр 7 процентка индексланачак. Мондый төр пенсияләрне 4 миллион эшләүче һәм эшләмәүче пенсионер ала.

2020 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата эквиваленты 3,8 процентка артачак. Бу 15 млн. кешегә кагылачак.


Фикер өстәү