Россиялеләрнең 35 проценты эшче кеше өчен гадел керемнең күләме 50 мең сумнан артык булырга тиеш дип саный. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Гадел керем дип сораштыручыларның 31 проценты 40-50 мең сумны, 20 проценты — 30-40 мең сум, 10 проценты 21-30 мең сум дип атадылар», — диелә хәбәрдә.
Тикшеренү 2019 елның 19 ноябреннән 6 декабренә кадәр анонимлык шартларында электрон анкетаны тутыру форматында үткәрелде.