Россияне дүрт елга халыкара спорт турнирларында катнашудан тыйдылар

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның башкарма комитеты (WADA) Россия спортчыларын халыкара турнирларда катнашудан читләштерү турында карар кабул итте, шулай ук Россия территориясендә чараларны дүрт ел уздыру мөмкинлеге булмаячагын белдерде. Карар «WADA» башкарма комитетының Лозаннадагы чираттан тыш утырышында ярашлылык буенча комитет тәкъдиме буенча кабул ителде.

Әлеге карар агентлык җаваплылыгында булган барлык халыкара турнирларга кагыла. Бу — Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары, Кубоклар һәм башка халыкара ярышлар.

Элегрәк Казан 2025 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукын алган иде. Шул ук вакытта 2023 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын Катардан Казанга күчерү мөмкинлеге дә саклана. Шулай ук Татарстан башкаласы 2023 елда УЕФА Суперкубогы өчен футбол матчын уздыруга гариза бирде.


Фикер өстәү