“Рубин” командасына баш тренер итеп Леонид Слуцкий билгеләнде

“Рубин” командасына баш тренер итеп Леонид Слуцкий билгеләнде. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә. Слуцкий белән биш елга килешү төзелде. Аның штабына моңа кадәр Казанда эшләгән Олег Кузьмин, Сергей Козко һәм Хавьер Нойя Сальсес кергән.

48 яшьлек остаз үз вакытында ЦСКА белән өч мәртәбә ил чемпионы булып танылды, икешәр тапкыр Россия кубогы һәм Суперкубогын отты. Шулай ук ул җитәкләгәндә ЦСКА Чемпионнар Лигасының чирекфиналына кадәр барып җитә алды. Соңгы вакытта Слуцкий Голландиядә эшләде: 2018 елда ул “Витесс” командасын җитәкләде һәм быел клуб рәттән берничә җиңелүдән соң аның белән килешүне өзде.

“Рубин”ның элеккеге тренеры Роман Шаронов бу атнада эшеннән киткән иде.


Фикер өстәү