“Сөенечтән елыйсы килә” Алданган өлешчеләргә 5 елдан соң фатир бирделәр

Алданган өлешчеләр проблемасы республикада беренче тапкыр 2008 елда килеп туган иде. Ул чакта халыкка 75 йортны төзеп тапшыргач, бу хәл тагын кабатланыр дип башларына да килми. Әмма 2015 елда 30 йортка өлешләп акча кертүчеләрнең кабат алдануы билгеле була. Кичә шундыйларның берсе – “Молодежный” торак комплексына кергән Нокса авышлыгындагы 10 нчы йорт файдалануга тапшырылды. Ел ахырына кадәр Казанда тагын 5 йорт үз ишекләрен ачар дип көтелә.

– Алданган өлешчеләр проблемасы безне дә “уятты”. Кемнәрдер фатир алам дип хәләл акчасын илтеп салган, яшьләр кредит алган, бик күпләр, үз куышын сатып, урамда калды. Төзелеш эшен башлаган “ФОН” оешмасы ул чакта аягында нык басып тора иде. Бер елдан соң ук финанс кыенлыгы кичерер дип кем уйлаган? – диде Казан мэры Илсур Метшин. – Алданган кешеләр безгә килеп егылды. Тагын кая барсын инде алар? Бу проблеманы Президент Рөстәм Миңнеханов үз контроленә алды. 2018 елда республикада Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау фонды оештырылды. Йортлар башка төзелеш оешмасына – “Акташ-инвест”ка бирелде. Илсур Метшин алданган өлешчеләрнең йортларын тапшырып бетергәч, башка андый проблемалар булмас дип ышандыра. Чөнки хәзер төзелеш өлкәсендә яңа законнар барлыкка килгән. Кеше акчасына йорт салырга җыенучылар бар эшне эксроу исәп-хисап аша башкарачак. Монда инде акчаның кая киткәне үтә күренмәле булып, төгәл күренеп торачак. Алдакчыларга көн бетәчәк.

– Проблемалы йортлар Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә бар. Чаллыда һәм Питрәчтә ике шундый йортта төзелеш эшләре дәвам итә. Алданган кешеләрнең проблемасын хәл итү өчен берничә механизм эшли. Моның өчен торак-төзелеш кооперативлары төзелә, – ди Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. – Хәзерге вакытта Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау фондына республика бюджетыннан 2,086 миллион сум акча күчерелде. 20 декабрьдә фондның күзәтчелек советы утырыш җыя. Анда проблемалы дүрт йортны финанслау мәсьәләсе каралачак. Болар – “МЧС” торак комплексындагы 2, 3, 4 һәм Достоевский урамындагы 57 нче йортлар. Аларны төзеп тапшырыр өчен 5,2 млрд сум акча кирәк. Калган өлешне федераль үзәк бүлеп бирәчәк.

Кичә тапшырылган йортның инженер челтәрләрен төзү өчен республика фонды 18,6 миллион сум акча бүлеп биргән. Бүгеннән бу йортка күченә башларга, ремонт ясарга мөмкин.

– Биредә бер ай элек җылылык кертелде. 20 катлы йортта 108 фатир бар. Кешеләр күченә башлау белән лифтларны эшләтеп җибәрәбез. Фатир эчендә ремонт ясалмаган, анысын үзләре теләгәнчә эшлиләр, – ди әлеге йортка хезмәт күрсәтәчәк “Город” идарәче оешмасы җитәкчесе Марат Сәгъдиев.

Алданган милекчеләр кулларына ачкыч алганга ышанып та бетмиләр икән әле.

– Моннан биш ел элек, яңа төзелеп килүче йорттан фатир алам дип, бар акчабызны керттек. Ул чакта бер балабыз бар иде. Хәзер инде ике сабый үсә. Көн дә фатир турында хыялландым. Аны ничек ремонтлавымны хәтта күз алдына китерә идем. Бераздан төзелеш тукталды. Шул чакта өметләр өзелде, – дип сөйли Елена Семенова.

Надежда Полякова, фатирын сатып, оныгын куышлы итмәкче була.

– Без бу бәхетле көнне 6 ел көттек. Нервыларыбыз ничек чыдагандыр, белмим. Йокыдан көн дә ниндидер хәбәр көтеп уяндык. Баштарак митинглар да оештырып йөрдек. Безне ишетсеннәр дип тырыштык. Аннары ватсапта үз төркемебезне оештырып, шунда языша башладык. Бу эшне республика җитәкчелеге үз контроленә алгач, эчкә җылы йөгерде. Үзебезне якланган итеп хис иттек. Яшисе килә башлады. Бүген шатлыгым эчемә сыймый, – диде ул.

Кемдер шатлана, кемдер елый. Алданганнар арасында гомере буе “Ватаным Татарстан”ны укучы Шамил абый Ибраһимов та бар икән. Ул бүген бирегә хатыны белән килгән.

– Бераз җыйган акчабыз бар иде. Улым өйләнәм дигәч, аерым яшәрләр дип, фатир алырга булдык. Акча тапшырганда безне бик яхшы кабул иттеләр. 2016 елда йорт төзелеп бетәчәк, дип ышандырдылар. Риза булып кайтып киттек. Оешманың алдаганын белгәч, төн йокысы качты. Аптырашта калдык, – дип сөйли Шамил абый. Сүзгә хатыны кушыла:

– Мин монда көн саен диярлек йөрдем. Киләбез дә китәбез. Төзелеш башлангач, сөенеп кайта идем. Ачкыч бирәләр дигәнне ишеткәч, елыйм да елыйм әле. Әллә гаҗизләнүдән, әллә сөенечтән, үзем дә белмим инде.

  • САН

Республикада 2008 елда 75 төзелеш объектында алданган өлешчеләр проблемасы килеп туа. 2014 елда бу йортларны төзеп тапшыралар. 2015 елда “ФОН” һәм “Свей” төзелеш фирмалары тарафыннан 30 йорт милекчеләре алдана. Апрель аенда Четаев урамында – 136 фатирлы, сентябрьдә Пвлюхин урамында 180 фатирлы йорт тапшырылган. Чистай урамында да бер йорт озакламый әзер булачак. Бу йортларны “Акташ-инвест” һәм “Бриз” оешмалары төзеп бирә. Хәзерге вакытта проблемалы тагын 14 йорт бар. Шуның 5есе Яңа елга кадәр тапшырылачак. Калган 9 йорт 2020–2021 елларда төзелеп бетәчәк.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү