Сакал аяктан ега

Грипп яки салкын тиюдән азапланмыйм дисәң, сакалыңны кырып ат! Мәскәүнең Сәламәтлек департаменты белгече Андрей Тяжельников сакал-мыек үстерергә яратучы ир-атларга шундый киңәш биргән. Белгеч фикеренчә, алар зараралы вирус-микроблар үрчү өчен менә дигән шартлар тудыра.

“Төчкергәндә яки йөткергәндә зараралы микробларның бер өлеше сакал-мыекка эләгеп кала. Шул рәвешле ир-ат иммунитеты никадәр генә нык булса да, грипп яки салкын тию белән авырый башлый. Ул гына да түгел, аның сакалына кагылган кешегә дә чир иярә”, – ди белгеч.

Сакалы белән һич кенә дә хушлашырга теләмәгән ир-атларга исә аны һәрчак чиста тотарга киңәш итә ул.


Фикер өстәү