Салкын тиюгә бирешмәүнең 10 ысулы | КИҢӘШ

Салкын тиеп авыруга китерүче вируслар гаять күп, аларның төрләре 200дән артык. Өстәвенә һәрберсе үзгәреп тора. Шулай итеп, алар йөткерү белән бергә баручы томау төшүгә каршы торырлык универсаль дару уйлап табарга мөмкинлек бирмиләр. Алардан котылу юлы үз-үзеңне булдыра алганча саклау, микробларны организмга кертмәүдән гыйбарәт. Вирусларның һөҗүмнәренә каршы тора алсын өчен, организмның табигый сакчысы – иммунитет та көчле булырга тиеш.

Дөньякүләм танылган белгечләр йөткерү-төчкерү сезонында авыруга бирешмәүнең гап-гади ысулларын тәкъдим иткән. Ә без аларны барысын бергә тупладык.

  1. Киемнәрне кайнар суда юарга

Электрны азрак сарыф итәргә тырышып, еш кына кер юу машинасын түбән температура режимында эшләтәбез. Ләкин вируслар һөҗүменнән саклану өчен, керләрне 40 градустан да ким булмаган температурада юарга киңәш итә белгечләр. Әйберләрнең этикеткасында күрсәтелгән инструкция рөхсәт итсә инде, билгеле. Җәмәгать урыннарында кешеләр төчкергәндә һәм йөткергәндә, киемнәребезгә ябышырга гына торган микроблар нәкъ менә шул температурада үлә.

https://vatantat.ru/2019/12/sugan-sarymsak-kyna-bulyshmyj-gripptan-nichek-saklanyrga/

  1. Кул бирешеп күрешмәскә

Йогышлы авырулар сезонында болай исәнләшүләрне сирәгәйтергә кирәк. “Кул бирешү ныграк һәм озаграк булган саен, кешеләр бер-берсенә микробларны күбрәк тапшыра”, – ди Британиядәге Аберистуит университетының биохимия профессоры Дэвид Витворт. Вирус безнең организмга уч төпләрендәге тире аша турыдан-туры үтеп керә алмый, әлбәттә. Тик күбебез аннары, уйлап та тормыйча, кулларын авызына китерә, күзләрен һәм борынын ышкый. Ягъни учына эләккән микробларны, җайлап кына, тәндәге лайлалы тышчаларга илтеп куя. Ә аннан инде эчкә үтеп керү вируска берни тормый.

Кул бирешкән кешегезнең салкын тидергәнлеге күренеп торса, бер хәл әле: тизрәк кул юарга кирәклеге башыгызга килергә мөмкин. Әмма чир мәкерле шул, вирус эләктергәннән соң беренче көннәрдә үзен берничек тә сиздерми ул. Ә менә башкаларга иярү ихтималы зур.

https://vatantat.ru/2019/12/sakal-ayaktan-ega/

  1. “Ике утыргыч кагыйдәсе”н үтәргә

Австралиянең Канберра университеты галимнәре шуны ачыклаган: төчкергән яки йөткергән кешегә ике рәт утыргычтан якынрак торсагыз, салкын тию яисә грипп йоктыру куркынычы кискен арта. Шуңа күрә җәмәгать транспортында андый кешедән ераккарак китегез йә күчеп утырыгыз.

Әгәр төчкерүче белән бер машинада 90 минут чамасы бергә барырга туры килсә, вирус эләктерү ихтималы – 99,9%, дип раслый тикшеренүчеләр. Мондый сәфәр вакытында тәрәзәне ачсагыз, авыру ияртү куркынычы 20 процентка кими икән. Кыскасы, бар җирдә дә тәрәзәләрне ешрак ачарга, бүлмәләрне җилләтергә онытмагыз.

  1. Борынны җылыда тотарга

Табибларның “салкын тидермәс өчен, аякларны туңдырмаска кирәк” дигән киңәшләре белән таныш без. Тик ул гына җитми икән. Кардифф (Уэльс) университеты профессоры Рон Экклз белдергәнчә, борын туңу көз һәм кыш көннәрендә авырып китү сәбәпләренең берсе булып тора.

Тамчылар рәвешендә һава аша күчә торган тын юллары вируслы инфекцияләре өчен төп “капка” – нәкъ шушы әгъзабыз бит инде. Борын суынгач, анда кан әйләнеше әкренәя һәм микроблар белән очрашуга кандагы иммун күзәнәкләр азрак килә, организмны “дошман”нан саклаучылар җитеп бетми. Шулай булмасын өчен, табиблар борынны да җылыда тотарга киңәш итә. Борыныгыз туңса, шарф белән каплагыз, җылы чәй яисә каһвәнең парын сулагыз.

https://vatantat.ru/2019/12/chire%d2%a3-kajsy-aj-b%d2%afl%d3%99ge/

  1. Йокы 8 сәгатьтән ким булмасын

АКШтагы Йель университетында уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, иммунитет өчен җаваплы TLR-9 гены эшчәнлегенең аз йоклау сәбәпле бозылуы билгеле булган. Тәүлеккә 7 сәгатьтән дә әзрәк йоклаучыларның вирус йоктыру ихтималы 8 сәгать йоклаучы бәхетлеләргә караганда 3 тапкыр артык, дип кисәтә галимнәр. Вакыты җитәрлек булып та, йокының тынычсызлыгы иммунитетка шулай ук тискәре йогынты ясый. Йокы нормаль булсын өчен, табиблар кичке якта һава сулап керергә һәм төнгә каршы сыеклыкны азрак эчәргә киңәш бирә. Төн уртасында бәдрәфкә йөрү йокы бүленү сәбәпләре арасында беренче урында тора икән.

  1. Татлы ризыкларны азрак ашарга

Көздән калган күңел төшенкелегенә тамак авырту һәм борын тыгылу да өстәлмәсен дисәгез, кәефегезне конфетлар, пирожныйлар белән күтәрмәгез. Аның өчен витаминга бай җимешләр – алма, виноград, цитруслар яхшы.

Лома Линда университетында (АКШ, Калифорния) үзләре риза булган кешеләр белән  тәҗрибә үткәргәннәр: көнгә 100 грамм (түбәләмә тулы 4 аш кашыгы) шикәр ашатканнар. “Тәҗрибә куяннары”ның организмында фагоцит дип аталучы иммун күзәнәкләр микробларны тоткарлау һәм юк итү сәләтен югалткан. Күп итеп шикәрле ризык ашаганнан соң, “сакчы”лар 5 сәгатькә сафтан чыга. Онытмагыз: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы көнгә 25 грамм (5 чәй кашыгы) гына шикәр ашарга рөхсәт итә (азыкның үзендә булган шикәр дә шунда керә).

  1. D витамины җитәрлек булсын

Монысын Колорадо университеты тикшеренүчеләре ачкан: D витамины җитмәсә, организмда иммун системасын тиешле дәрәҗәдә тотучы матдәләр азрак эшләп чыгарыла. Шуның аркасында вирус эләктерү ихтималы 3 тапкыр арта.

Буыннар сызлау, мускулларны көзән җыеру, хәлсезлек D витамины җитмәүнең беренче билгеләре булырга мөмкин. Ә аңа иң бай ризыклар: тәрәч бавыры, балыкларның майлы төрләре, йомырка, әчегән сөт продуктлары, шиитаки һәм шампиньон гөмбәләре, балык мае, атланмай. D витаминын даруханәдән дә алырга мөмкин.

  1. Борын эчен тозлы су белән юдырырга

Пенсильвания университеты галимнәре борын тишекләренә тозлы су сиптерергә куша. Шулай итсәң, микроблар борын куышлыгында ябышып тора алмый. Димәк, вируска үрчергә һәм организмга үтеп керергә мөмкинлек калмый. Диңгез суы яки диңгез тозы кушып ясалган сыеклык тутырылган уңайлы сиптергечләр теләсә кайсы даруханәдә сатыла. Гап-гади аш тозы эремәсенең дә файдасы бар.

  1. Спорт белән шөгыльләнгәндә, чаманы белергә

Фитнес, җәяү йөрү, өй эшләрен башкару кебек физик активлык иммунитетны ныгыта. Ләкин, Англиянең Лафборо университеты галимнәре белдергәнчә, спорт белән артык зур көч куеп, 90 минут шөгыльләнсәң, организмда стресс гормоннары күпләп эшләп чыгарыла башлый икән. Стресс гормоннары күбәю ялкынсынуга каршы торучы матдәләр барлыкка китерә, ә алар иммунитет реакцияләрен начарлата. Нәтиҗәдә кеше вируслар тәэсиренә бирешүчәнгә әйләнә.

Димәк, үзегезне начар хис итә башласагыз, организмга көч килерлек физик активлыктан тыелып торыгыз. Җәяү йөрү, чаңгыда, тимераякта шуу, киерелеп-сузылып, салмак күнегүләр ясау файдалырак булыр.

  1. Сабын белән ешрак юынырга

Соңгы елларда, кулларны чиста тоту өчен, бактерияләргә каршы торучы гель (санитайзер) куллану модага кереп китте. Кечкенә генә флаконнан бер-ике тамчы тамызып ышкыйсың да вәссәлам. Сабын да, су да эзләп йөрисе юк. Яки бармакларны антисептик сеңдерелгән юеш салфетка белән сөртәсең.

Тик белгечләр бу әйберләргә бик үк ышанып бетмәскә өнди. Җәмәгать урыннарында кулларыбызга ябыша торган вируслардан алар чын-чынлап саклый алмый икән. “Санитайзерлар 80 процентка якын спирттан торса да, салкын тиюне яки гриппны китереп чыгаручы вируслардан кулларны тулысынча чистартмый. Иң яхшы саклану чарасы – кулны сабын һәм су белән юу. Урамнан, кеше күп булган җирләрдән кайткач, һичшиксез, шулай итегез”, – ди инглиз докторы Лиза Акерли.

Алла сакласын!

– Бер елда кеше йөткерү һәм томау төшү белән уртача 2–5 тапкыр чирләп ала.

– Суык тидереп чирләү вакыты 7–9 көн дәвам итә, гомеребезнең 5 елы борын суы агып һәм тамак авыртып үтеп китә.

– Каты итеп бер төчкергәндә, авыздан вируслы 100000 тамчы очып чыга, алар 3,5 метрга кадәр тарала.

Белгеч сүзе

Эльмира Мәмәшева, югары категорияле табиб-педиатр, инфекционист:

– Грипптан котылып калу чарасы – әлбәттә, прививка. Ә менә ОРВИга каршы вакцина юк. Шулай булгач, гигиена кагыйдәләрен үтәгез, кулыгызны ешрак юыгыз. Ә инде йөткерүчеләр, төчкерүчеләр күп булган урыннарда, мәсәлән, җәмәгать транспортында йөргәндә, битлек кияргә киңәш итәм. Европада андый саклану чаралары кулланучыларга карап, беркем дә гаҗәпләнми инде хәзер. Әмма битлекне 2 сәгатьтән артык кияргә ярамавын, шуннан соң аны алмаштырырга кирәклеген генә истән чыгармагыз.

Бүлмәләрне җилләтү, һаваны дымландыру да вирусларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Ягу сезонында бу аеруча мөһим, чөнки туктаусыз җылытып торучы батареялар һаваны корыта. Андый һаваны сулаганда, борынның һәм авызның лайлалы тышчалары кибә, яргалана. Шулай итеп, организмга керергә вирусларга юл ачыла. Һаваны дымландыру өчен, бүлмәләргә сулы савытлар куеп чыгарга була. Берничә тамчы эвкалипт мае кушып суны пульверизатордан сиптерергә дә мөмкин.

Әгәр суык тиюнең билгеләре – баш авырту, тамак төбе, борын эче кытыкланып тору барлыкка килгән икән, инфекцияне җиңәргә тырышып, авырган килеш эшкә йөрергә кирәкми. Больничный алып, табиб киңәшләрен тотып, өйдә утырсагыз, үзегезгә дә, хезмәттәшләрегезгә дә файдага гына булачак. Шуны белегез: авыруны аягөсте үткәргәндә, бернинди дару да нәтиҗәле тәэсир итми. Халыкара нормалар да, салкын тидереп чирләгәндә, кимендә өч көн өй җылысында торуны күздә тота.

Сүз уңаеннан

Вируслы авыруларга төрле кешенең организмы төрлечә реакция бирә. Монда нәселдәнлекнең роле зур. Шулай ук кешенең җенесе дә әһәмияткә ия. Лондондагы бер университет галимнәре ир-атларның авыруга тизрәк бирешүен исбатлаган.


Фикер өстәү