Самолет бинага бәрелү нәтиҗәсендә 15 кеше һәлак булган

Казахстанда Алма-Атадан Нурсолтанга очучы самолет, биеклеген югалтып, ике катлы бинага килеп бәрелгән. 

Анда барлыгы 100 пассажир һәм экипаж әгъзалары була.
Алма-Ата аэропортыннан рәсми хәбәр:

«07.22 сәгатьтә «Бэк эйр» авиакомпаниясе рейсы очканда биеклекне югалтты һәм бетон киртәләр, ике катлы бина белән бәрелеште. Янгын чыкмады. Кичекмәстән коткару эшләре башланды. Хәзерге вакытта пассажирларны һәм экипажны эвакуацияләү бара. Әлегә 12 һәлак булучы билгеле. Һәлакәтнең шартларын һәм сәбәпләрен махсус комиссия билгеләячәк.

Республика Эчке эшләр министрлыгында, бортта 95 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган, дип белдерәләр. Самолет торак сектор тирәсендә җимерелә, хәзер анда кешеләрне эвакуацияләү дәвам итә. Коткаручылар, медиклар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.


Фикер өстәү