Шәһәр балалары авылга килә

Тукай районының Иштирәк авылында иң мәһабәт, матур  бина – күл буенда балкып утыручы мәктәп.  Эченә кергәч тә хәйран каласың: чиста, якты, җылы. Менә  кыңгырау  шалтырар да, сыйныф ишекләре ачылып китеп, киң коридор балалар белән тулыр кебек. Чынлыкта бераз аянычрак: мәктәптә бары тик 23 бала белем ала.

Саклап калу мөһим иде

– Бу мәктәпне саклап калу бик мөһим иде. Авыл халкы моның өчен иртән- кичен рәхмәт укый. Иң якын мәктәп 23 километр ераклыкта урнашкан, анда бару өчен  тимер юл киселешен үтәргә кирәк, моны бик үк куркынычсыз дип әйтеп булмый.   Әгәр мәктәп ябылган булса,  20 гаилә авылдан киткән булыр иде, бүген исә без авылга кире кайтып төпләнүчеләрне көтәбез. Андый гаиләләр  бар инде, – ди Иштирәк гомуми белем бирү мәктәбе директоры Юрий Васильев.

Иштирәк мәктәбе төп нигезне хәтерләтә. Җылысын югалтмыйча, утын сүндермичә, балаларын көтүче нигез.   Укытучылар коллективы да мәктәпне,  авылны саклап калуны үзләренә бурыч итеп куйганнар. Шуңа күрә дә  мәктәпләрен алдынгы итү өчен бар көчләрен куялар.

– Бездә әти-әниләр белән дә җылы мөнәсәбәт урнаштырылган. Һәр баланың холкын, мөмкинлекләрен беләбез.  Һәркайсын бик яратып укытабыз, тәрбиялибез, сәләтләрен ачабыз, – диләр Иштирәк мәктәбе укытучылары.

https://vatantat.ru/2019/12/tatarstanda-%d3%99tise-%d2%aftererg%d3%99-tel%d3%99g%d3%99n-kanga-batkan-eget-pekarnyaga-yard%d3%99m-sorap-kil%d3%99-video/

Шушы бинада ук балалар бакчасы, ФАП урнашкан. Балалар бакчасы мөдире Индира Туктарова  мәктәптә дә укыта икән. 150 мең сумлык грант отып, Иштирәк авылында сәнгать мәктәбенең филиалын ачуга да ирешкән. Бер залны җиһазлаганнар, балалар биредә рәсем ясау серләренә төшенәләр.  Аларның һәркайсы сәнгать мәктәбен тәмамлау турында аттестат алып чыгачак.

ФАПка кергәч,  сокланырга, гаҗәпләнергә тагын бер сәбәп булды. Биредә Башкортстаннан килгән ике кыз эшли.  Укуларын тәмамлаганнан соң юллама белән эшкә җибәргәннәр. Айсилә белән Гөлназ Башкортстанның Иштирәк авылыннан Татарстанның Иштирәк авылына килгәннәр. Гаҗәп түгелмени? Кызлар әлегә фатирда торалар, үзләре шулай теләгәннәр. Егетләрегез бардыр инде, бу авылда калырсыз, мөгаен, дим. Кызлар елмаялар. Алла боерса,  шушы авылга кияүгә чыгып, төпләнеп тә калырлар әле.

Күптән көтелгән  бакча

Тукай районның Иске Җирекле авылында да  2019 елның февраль аенда өр-яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.  Авыл халкы өчен әйтеп бетергесез кирәкле,  бик көтелгән бүләк! Авылда 2000гә якын кеше яши, ә балалар бакчасы бөтенләй  булмаган. Ике катлы, гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрны тәшкил иткән  өр-яңа объект “Балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү” федераль программасы кысасында төзелгән. Төзү эшләре 122 миллион сумга төшкән.

– Программалар бар,  әлбәттә, шулай да аның артыннан йөреп, акчасын табып, эшне оештыручы, аның барышын күзәтеп, кайгыртып торучы булмаса, бер нәрсә дә барып чыкмас иде.  Без район башлыгыбыз Фоат Камаевка без бик рәхмәтле, – ди авыл халкы.  Соңгы елларда Тукай  районында балалар бакчаларына  гомумән дә ихтыяҗ зур булган. Әкренләп бу сорау уңай якка хәл ителеп бара. Иске Җирекледә бакча төзүдән тыш, Иштирәктә, Кече Шилнәдә һәм “Татарстан” совхозы бистәсендә балалар бакчалары капиталь төзекләндерелгән. Киләсе өч елда, дәүләт программаларына кереп, Әҗмәкәй, Олы Шилнә һәм Новотроицкое авылларында төзергә уйлыйлар.
Иске Җирекледә балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән. Алты төркемнең өчесе – ясле төркемнәре. Биредә тематик дәресләр өчен кабинетлар, иркен музыка һәм спорт заллары, медицина блогы бар. Бакчаның төп үзенчәлеге – балаларга инглиз телен дә өйрәтәләр. Дәресләр берьюлы ике телдә – инглиз һәм татар телендә уза. Заманча технологияләр куллану буенча “Тургай”  балалар бакчасы – беренче урында. 21 белгеч сабыйларны тәрбияли, укыта. Моңарчы балаларны бакчага Чаллы шәһәренә йөрткән булсалар, хәзер инде шәһәрдән авылга китерүчеләр дә бар икән.
– Мәләкәс, Калинино авылларыннан, Солнечный бистәсеннән дә балалар килә.   Без эш сәгатьләрен дә чит авыллардан килүчеләргә  карап җайладык. Иртәнге җиденче яртыдан алып кичке җиденче яртыга хәтле эшлибез. Авылга балалар бакчасы кирәк дигән сүзне мин югары сыйныфларда укыганда ук ишетә идем инде. Мәктәпне, институтны тәмамлап, эшкә урнашып, гаилә корып,  үзебезнең балалар үсеп җитте,    авыл халкы барыбер  теләгенә иреште,  – ди бакча мөдире Лариса Андреева.

Зөлфия Халиуллина


Фикер өстәү