Шагыйрь Рафаил Сираҗи вафат

Бүген Чүпрәле районында язучы, шагыйрь Рафаил Сираҗетдин улы Субаев (Рафаил Сираҗи), вафат булды. Бу хакта Чүпрәленең социаль челтәрдәге битендә хәбәр ителә.

«Ул туган ягының үсеше һәм чәчәк атуы, яшь буынны патриотик һәм әхлакый тәрбияләү, рухилыкны, мәдәниятне, традицион дини кыйммәтләрне үстерүдә зур өлеш керткән кеше. Шулай ук бай мирас — күпсанлы хезмәтләрен калдырган.

Шагыйрьнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», — дип кайгы уртаклаша социаль челтәрдәге аккаунтның администрациясе.


Фикер өстәү