Снюсны тыячаклар, сакчы да куячаклар

Тиздән Татарстан мәктәпләрен Нацгвардия хезмәткәрләре саклый башларга мөмкин. Дәүләт Советы депутатлары әнә шул фикердә. Балаларны чәйни торган тәмәкедән саклау өчен исә закон проекты әзерләнә. Бу хакта Дәүләт Советының чираттагы утырышында да сөйләшәчәкләр. Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев исә әлеге закон проектын Мәскәүдә тәкъдим итәчәк.

Татарстан парламентында иминлек турында сөйләштеләр. Быел республикада теркәлгән җинаятьләр саны 16 процентка артты. Бу хәл урлау, мошенниклык очракларының артуы аркасында килеп чыккан. Соңгы елларда җәмәгать урыннарында, ягъни урамда кылынган җинаятьләр саны да арткан. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов бу хәлне урамда кизү торучы полиция хезмәткәрләре санының кимүе белән аңлатты. Патруль-пост хезмәтендә генә дә меңнән артык кеше кыскартылган. Шуңа күрә хосусый сак оешмаларына өметләнәләр.
Очрашуда балалар иминлеге турында да сөйләштеләр. Мәктәпкә корал тотып, пычак кыстырып килү очраклары да булды. Бу проблема әти-әниләрнең дә күңелен тырнап тора. Ник дигәндә, мәктәпләрдә әле дә сак хезмәте системалы төстә эшләми. Балаларны пенсиягә чыккан өлкән яшьтәге әби-бабайлар саклый. Кайбер урта белем бирү йортлары исә ата-аналар акчасына шәхси саклаучыларны ялларга мәҗбүр. Ни өчен шулай? Бу сорауга Рөстәм Ибраһимов, финанс яктан кыенлыклар бар, дип җавап бирде. Ә менә Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шамил Яһудин исә балаларны саклау вазифасын Нацвардия хезмәткәрләренә тапшыру яклы.

Республикада тәртип саклауда ирекле дружиналар да үз өлешен кертә. Кайчандыр хокук саклау өлкәсендә эшләргә кызыккан, әмма бу хыялын тормышка ашырмаган кешеләр күп икән алар арасында. Эшләре өчен акча да түләнми үзләренә. Әгәр тәртип бозуны тоткарласа, шул очракта матди ярдәм күрсәтелә икән. Татарстанда дружиначылар саны 21 меңнән артып китә. Алар ярдәме белән 170 җинаятьче тоткарланган. Халык дружиналары республиканың һәр районында эшли. Акча түләмәгәч, аларның күңелләрен төрлечә күрергә тырышалар. Спорт залларына, бассейнга бушлай еллык абонементлар бирәләр икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү