Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

Кызым быел университетка укырга керде. Аларга транспортка киткән чыгымнарын кайтарып була торган грант бар дип ишеткән идем. Ул кемнәргә кагыла?

Гөлфия.

Казан

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте:

Татарстан хөкүмәте “Транспорт гранты” проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Күптән түгел министрлык студентлар өчен транспорт грантын алу өчен конкурс башлануын белдерде. Транспорт чыгымнарын каплау өчен тотылачак субсидияне көндезге уку бүлегендә укучы студентлар ала алачак. Быелдан башлап конкурста яңа категория барлыкка килде. Беренче чиратта грантны гаилә керемнәре 20 меңнән артмаган мохтаҗ студентлар алачак. Бу дәүләтнең социаль ярдәм чарасы буларак карала. Мохтаҗ студентлардан тыш транспорт грантына академик бурычы булмаган, шул исәптән үзләрен фәндә, иҗтимагый тормышта, спортта һәм иҗатта актив күрсәткән чит ил студентлары да исәп тота ала. Транспорт гранты алу өчен студентларга гариза тапшырырга, документлар комплекты һәм белешмәләр җыярга кирәк. Алар 6 декабрьгә кадәр Татарстан вузларында һәм ссузларында кабул ителә. Шунда ук урыннарда комиссияләр формалаштырылачак һәм алар җиңүчеләрне сайлап алачаклар. 2019 елда транспорт грантын 5792 студент алачак. Социаль ярдәмнең гомуми суммасы – 60 млн.


Фикер өстәү