Суд Рәшит Заһидуллинны Тинчурин театры баш режиссеры вазифасына кайтарудан баш тартты

Бүген Вахитов районы суды Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның ТР Мәдәният министрлыгына булган дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты. Мәгълүмат Вахитов районы суды сайтына урнаштырылган.

Быел ТР Мәдәният министрлыгы Рәшит Заһидуллин белән контрактны озайтмады. Рәшит Заһидуллин министрлыктан эшенә кайтаруны һәм мораль зыян өчен компенсация таләп итеп Вахитов судына гариза биргән иде. Суд утырышына өченче як булып Тинчурин театры да катнашты. Төрле сәбәпләр белән суд утырышы берничә тапкыр кичектерелде.

https://vatantat.ru/2019/09/r%d3%99shit-za%d2%bbidullin-k-tinchurin-teatryny%d2%a3-rezhissery-vazifasynnan-kit%d2%afen-raslady/

Рәшит Заһидуллин һәм аның юристы Николай Мильченко шаһитлар буларак, кадрлар бүлеге мөдире, баш бухгалтер, комендант, труппа мөдире һәм ике артист — Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахованың чакырылуын сораган иде. Бүгенге утырышта шаһитлар да катнашкан.

Эшне судья Артур Сафин карады. Суд утырышларында ТР Мәдәният министрлыгы мәнфәгатьләрен адвокат Марсель Бәдретдинов яклады, Тинчурин театры ягыннан юрист Рәмзия Идиятуллина катнашты.

https://vatantat.ru/2019/11/r%d3%99shit-za%d2%bbidullin-tinchurin-teatryny%d2%a3-ike-artistyn-sudka-sha%d2%bbit-itep-chakyra/

«Суд утырышы бик озак барган. Заһидуллинның дәгъвасы канәгатьләндерелмәде. Бу судның булуы яхшы дип уйлыйм — чөнки министрлыкның хаклы булуы суд карары белән расланды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү