Сул кул белән ашасаң, ни булган?

Өлкәннәрнең: “Сул кулың белән ашама, сул кул белән шайтан гына ашый”, – дигән нәсыйхәте кечкенәдән күңелгә сеңеп калган. Бер караганда, кулыңны көнгә ун мәртәбә юасың, уң кулың җәрәхәтле, әле җитмәсә сулагай да икәнсең, нәрсә булган инде? Шундыйрак сораулар белән башкалабыздагы “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәребез сәхабәләре белән тәгам җыйганда, яннарына бер бала керә. Ул безнең балалар, оныклар шикелле, кайда тәмлерәк икән дип, төрле урыннан алып ашый башлый. Шунда рәсүлебез, и, балам, кил әле, дип аны чакырып ала да: “Ризык кабар алдыннан иң элек “Бисмилла!” дип, тулысынча булганда, “Бисмиллаһи-рахманир-рәхим!” дип әйтәбез. Алдыңдагы ризыкларны гына ал. Шайтанга охшап калмас өчен, уң кулың белән генә аша!” – дип сабак бирә.

Әгәр кеше сулагай булса?

– Өченче балам баштарак сул кулы белән генә яза иде. Өйрәтә торгач, уңы белән дә яза башлады. Ашау мәсьәләсендә дә шулай. Мөгаен, без күрмәгәндә, сул кулы яхшырак эшлидер, бу хәлне галимнәр төрлечә дәлилли. Ләкин без барында, әти-әнинең күңеле булсын дипме, уңы белән ашый.

Кашыкны уң кулга тоттык ди, ипине сул кулга алырга туры килә бит.

– Рәсүлебез бик йомшак әйткән. Тагын бер кабатлыйм: “Ипләп кенә уң кул белән ашагыз, шайтанга охшамаска тырышыгыз”, – дигән. Кеше уң кулы белән булдыра алмый икән, ашамасын, димәгән ич. Без рәсүлебездән үрнәк алабыз, сәхабәләре язып калдырган хәдисләрне өйрәнәбез. Ул тормышның төрледән-төрле очраклары уңаеннан нәсыйхәтен биреп калдырган. Әйтик, аның: “Мәчеттә кычкырып сөйләшмәгез. Мәчеттә өч кенә кеше: хәзрәт үзе, ул сүз әйтергә рөхсәт иткән кеше һәм дивана гына кычкырып сөйләшә ала”, – диюе дә мәгълүм.

Мәҗлестә кайбер кеше авызын шапылдаташапылдата ашый, аңа, күшәмә әле, дип тә әйтеп булмый, моңа сабыр итеп тору да кыен. Андыйларга ничек аңлатырга?

– Менә миндә – дүрт бала. Олысы – кыз, калганнары – малай. Апа кеше булгач, энекәшләрен гел тәрбияләп тора: авызыңны чапылдатма, аягыңны болгап утырма, табын янында терсәгеңә таянма… Олыраклар элек тә, хәзер дә кечерәкләрне тәрбияли. Безнең халыкта гына түгел, башкаларда да шулай килгән. Якыннарыбызга шушылай кече яшьтән әдәп-әхлакны өйрәтик. Әгәр мин ашау вакытында үз-үземне тотышым белән башка берәүгә зыян китерәм, кәефен җибәрәм икән, бу гөнаһ та булырга мөмкин, Алла сакласын!

Ашка чебен төшү җәһәтеннән Пәйгамбәребезнең кызыклы, гыйбрәтле аңлатмасы теркәп калдырылган. Ашка чебен төшкәндә, бер генә канаты тиеп китсә, ул анда инфекцияагуын җибәрә, ике канаты да манчылса, аштагы теге инфекцияләр юк ителә икән. Ягъни агуы бетсен өчен, чебенне ашка батырып алырга кирәк. Чебеннең агуы да, даруы да үзендә булып чыга, димәк?..

– Коръәндә бик күп аяти-кәримнәр бар. Фән алга бару сәбәпле, без хәзер аларның шактыен аңлый башладык. Гади генә кул юуны алыйк. Рәсүлебез ашаганчы һәм ашаганнан соң да кулларны юарга, авызны чайкап алырга кушкан, шунда бәрәкәте булыр, дигән. Бигрәк тә чирләгән вакытта, төрле инфекцияләр таралганда кул юу бик файдалы икәнне фән күптән раслады. Ашамлык калдыклары калып, кариес кебек чирләр азып китмәсен өчен, ашаганнан соң авызны чайкау да бик зарур. Бер караганда гади генә киңәш. Әмма файдасы нинди зур! Чебен мәсьәләсенә килик. Чынлап та, хәзер фән чебеннең үзендә үк инфекциясе дә, антиинфекциясе дә булганны раслады. Аллаһы Тәгалә чебенне менә шулай – агулы да, дарулы да итеп яралткан. Бу хакта Коръәндә, чебен турындагы аяти-кәримнәрдә ачык әйтелә.

Пәйгамбәребез тешен мисвак белән чистарта торган булган. Аның файдасы нидән гыйбарәт?

– Мисвак арак дигән агачның тамырларыннан ясала. “Һәр намаз алдыннан тешләрегезне мисвак белән чистартыгыз, дип әйтер идем. Тик сезнең моны фарыз дәрәҗәсенә җиткерүегез бар дип куркам. Шуңа күрә кат-кат әйтмим”, – дигән рәсүлебез. Фән мисвак чәйнәүнең, ягъни чәйнәгәч чыккан суларның ашказанына файдалы икәнен раслады.

Алтынкөмеш савыттан ашарга ярамый, ашаганда чәнечкепычак кулланмавың яхшырак, дип әйтүчеләр бар.

– Без, мөселманнар, Пәйгамбәребездән үрнәк алабыз. Пәйгамбәр заманында, сер түгел, күп кенә ризык кул белән ашалган. Элек, нигә өстәлгә тозлы кыяр, тозлы кәбестә куясың, дип әйтүчеләр була иде. Ягъни күрше халыкларга охшап калуыбыз ихтимал. Болар – дингә түгел, нигездә гореф-гадәткә кагылышлы сораулар. Андый очракларда мин, элек әбиләрегез ничек табын корса, шулай эшләгез, дип киңәш итәм. Чәнечке кую-куймауда гөнаһ та, савап та юк. Билгеле, алтын савыт куллануга рәсүлебез саграк караган. Савыт-саба чатнаган икән, әлбәттә, аны кулланмаска кирәк. Чөнки анда микроблар кереп калу ихтималы зур.

Кайберәүләр шундый мул итеп табын әзерли, мәҗлестән таралышканда да өстәл тулы ризык кала. Мондый хәл дөрес микән, хәзрәт?

– Аш уздырып, савап җыябыз, ризык нык артып калып, аны ташлыйбыз икән, гөнаһ алабыз. Табында ризык та җитәрлек булсын, шул ук вакытта, бозылып ятып, ташларга да туры килмәсен. Кыскасы, алтын урталыкны табарга кирәк.

Рамазан аенда кайбер мәчетләрдә, ахшам намазыннан соң, авыз ачарга керсәң, инде анда байтак кешенең, аеруча ханымнарның тезелешеп утырганын күрергә туры килә. Читен булса да әйтим: өстәлдәге ярты ризык теге бәндәләрнең сумкаларына күчә. Андый проблема да бар бит.

– Чынлап та, андый хәлләр булып тора. Үзебезнең “Гаилә” мәчетендә мондый хәлләрдән чыгу юлын таптык шикелле. Без халыкны гадәттә астагы залда сыйлыйбыз. Анда биш йөзләп кешене утыртып була. Бигрәк тә Рамазан аенда мәчетебезгә бик күп кеше килә. Менә күз алдына китерегез: көн буе ураза тоттык, инде ахшам намазын укып, авыз ачтык, инде ашарга утырдык. Шул вакыт кемгәдер урын җитмәгәне билгеле була. Ашап утыручыларга да, аш әзерләүчеләргә дә уңайсыз булып китә. Шушындый хәлдә калмас өчен, без керү билетлары бастыра башладык. Аш уздыручыдан, күпме туганыгыз, якыныгыз бар, дип белешеп, сораган хәтле чакыру билеты бирәбез. Билетларның калганнарын мохтаҗларга, ятимнәргә таратырга тырышабыз. Моңа ризасызлык белдерүчеләр, “Ифтар ашына дип килгән идем, мине кертмәделәр”, – дип ләгънәт укучылар да булды. Без элек хатын-кызлар ягын пәрдә белән аерып куя идек, әмма өстәлдәге ризык юкка чыгу кебек хәлләр ешайгач, пәрдәне алып куйдык. “Хәзер безне ир-атлар күрә бит”, – дип дәгъва белдерүчеләр дә булды. Аларга: “Сез дә аларны күреп торасыз ич. Ризыклы тәлинкәләрне бушатып кую очраклары булмасын өчен, пәрдәне алып куярга булдык”, – дип аңлаттык.

Ресторанга баргач, ничек тукланырга? Әйтик, Европа илләренә баргач, аларның үз әдәбе дигәндәй.

– Чынлап та, безнең татар халкында кемнең нинди кул белән ашавына игътибар итми калмыйлар. Пычагын кайсы кулына алган, янәсе. Без шулай бер-беребезне тикшерергә һәвәс. Европалылар белән бер табында утырган бар. Кызларыбызны чит илләргә никахлап алып киткәндә дә мәҗлестәш булырга туры килде. Ничек ашавыбызга, пычакны, чәнечкене кайсы кулга тотуыбызга аларның һич исе китми. Андый чакларда мин гадәттә уң кулга – пычак, сул кулга чәнечке тотып, ит кисәген бүлгәләп куям.

Хәзер исем кушу кебек мәҗлесләрне дә мәчеттә уздыра башладылар. Өйдә уздыру дөресрәк түгелме икән? Әйтик, берике айлык сабыйны хаста кешеләр дә килү ихтималы булган мәчеткә нигә алып барырга, нигә имамны өйгә генә чакырмаска? Аннан килеп, өйгә Коръән нуры сеңеп кала бит әле.

– Үзем татар-мөселман буларак әйтәм: елга кимендә бер мәртәбә өйдә Коръән ашы уздырылырга тиеш. Мин моны вәгазьләремдә дә әйтеп киләм. Мәрхүмнәрне искә алумы, никах ашымы, Мәүлет мәҗлесеме, башка бер сәбәп беләнме Коръән ашы уздырыйк! Дөрес әйттегез: өйгә Коръән керә, вәгазь сөйләнә, дога кылына, өшкерү дә була. Ни әйтсәң дә, никах кыз өендә укылса хәерлерәк. Ул – бер ишарә дә: кызны кияү өенә алып китәләр. Бәлкем, шушылай өйдән киткәннәрен, башка йорт кешесе булачакларын аңласалар, талаклар азаер иде. Аннан килеп шунысы да бар: кайбер туганнар бер-берсен шушындый мәҗлес вакытында гына күрә. “Шайтан-телефон” нык алдый. Имеш, без туганнар белән аралашып торабыз. “Туган көнең мөбарәк булсын”, – дип, елына бер тапкыр смс җибәрә инде ул. Шуның белән вәссәлам! Әле менә, бер-ике айлык баланы күтәреп киләләр, дип әйттегез. Бала тапкан хатынга кырык көн намаз укырга ярамый. Ул чистарына. Шул вакытта аңа мәчеткә дә керергә ярамый. Госелсез кешеләр керсә, мәчетнең нуры китә. Нур ул – фәрештәләр, бәрәкәт! Бәби табу йорыннан кайтуга ук, мулла чакырып, исем куштырырга була. Муллага бер чынаяк чәй җитә. Табын әзерләп мәшәкатьләнмәсеннәр. Өйдә укылса, өйдә кушылса, әлбәттә, хәерлерәк.

Пәйгамбәребез ашказанын өчкә бүлеп карарга кушкан. Аның бер өлешендә ризык, икенче өлешендә су, өченче өлешендә һава булырга тиеш, дигән.

– Ул, җәмәгать, иң элек без-муллаларга әйткән сүз булгандыр. Сез безгә тәмлерәк, майлырак, күбрәк салырга тырышасыз. Мескен мулла өченче мәҗлестә утыра. Тегендә дә, монда да салган берсен ашап барсак, ашказаныбыз зурая, симерәбез. Бу, билгеле, зыянлы. Хәзер ашказаны чирләре бик нык артты. Моның төп сәбәбе – чамасыз ашыйбыз, яраганын, ярамаганын да тутырабыз.

Рәшит Минһаҗ


Сул кул белән ашасаң, ни булган?” язмасына фикерләр

  1. “Ризык кабар алдыннан иң элек “БисмиЛләәһ!” дип, тулысынча булганда, “БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!”

Фикер өстәү