Сыйфатсыз орлык уңыш бирми

Бер үк шартларда үстерелгән уңыш күләменең аермасы төрле хуҗалыкларда 15 центнерга кадәр җитә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Технология таләпләрен төгәл үтәгәндә, табигать шартлары уңай килмәгән елларда да уңыш күләмен ким дигәндә ике тапкыр арттырырга мөмкин, диде ул.

Чыннан да, гаҗәпләнерлек шул. Табигать шартлары әллә ни аерылмый да кебек. Тик Зәй районы хуҗалыклары ел саен диярлек уңышны Яшел Үзән районы игенчеләреннән ике тапкыр күбрәк ала. Актаныш районы хуҗалыкларында гектардан уртача 41 центнер ашлык суктырганда, Әгерҗе игенчеләре ни өчендер гектарыннан 15,5 центнерга да риза.

Сәбәбе нәрсәдә?

– 50 ел агроном булып эшләү дәверендә төрле хәлләр булды. Кайчак җирдән күбрәк алырга омтылып, аңа тиешле тәрбия биреп җиткермибез. Вакытында эшкәртелмәгән, ашланмаган, технология таләпләре төгәл үтәлмәгән җирдән мул уңышка өмет итеп булмый. Бигрәк тә сыйфатсыз орлык кулланганда.

Мондый хәлнең сәбәбе гади: хуҗалыкларның матди мөмкинлеге чикле. Ә бәяләр бернигә карамый, һаман арта – ди Лаеш районы “Хәерби” хуҗалыгы баш агрономы Шамил ага Кушмин. — Башкалар чәчә дип, көнбагыш үстереп караган идек. Заводка тапшырганда, уңышның яртысы кимеде! Әле юеш, диләр, әле башка сәбәп табалар. Быел әнә бәрәңгенең килограммы 4–5 сумга калды. Мондый шартларда табышлы эшләү бик кыен.

Үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, җирне мөмкин кадәр тәрбияләргә тырышучы, табигать шартлары нинди килүгә карамастан, озак еллар дәвамында югары уңыш алучы хуҗалыкның баш агрономыннан мондый сүзләр ишетү бераз сәеррәк тә кебек. Югыйсә хуҗалык аягында нык басып тора. Керемнәре дә аз түгел. Хезмәт хакы, эш нәтиҗәләренә карап, айга 30 мең сумга җитә, диләр. Төп керемнәре терлекчелектән булса да, игенчелек тармагына игътибар зур. Нәтиҗәсе дә бар: район буенча иң югары күрсәткечләр – “Хәерби” хуҗалыгында.

Баш агроном игенчелектә сыйфатлы орлык куллану аеруча әһәмияткә ия дип саный. Эшли башлавының беренче елларында ук кайсы кишәрлектә нинди культура чәчү, аларны ничек тәрбияләү, күпме уңыш алынуын бөртекләп язып бара ул. Озакламый шундый нәтиҗәгә килә: сыйфатсыз орлык чәчкәндә, нинди генә технология куллансаң да, уңыш азрак була. Әнә шулай “Хәерби” хуҗалыгы, Татарстанның “Элиталы орлык” берләшмәсенә кереп, югары сыйфатлы орлык җитештерә башлый. Үзләренә дә бар, башка хуҗалыкларга да ярдәм итәләр. “Ел саен 3 мең тоннадан артык шундый орлык сату – хуҗалыкка ярыйсы гына табыш китерә”, – ди Шамил ага.

Хәер, гектарыннан 35–40 центнердан артык ашлык алган Актаныш, Зәй, Тукай, Әтнә, Минзәлә, Тәтеш һәм башка кайбер районнарда да башлыча югары җитештерүчән орлык кулланалар. Белгечләр әйтүенчә, оригиналь һәм элиталы орлык чәчүче хуҗалыклар гомуми сорт кулланучыларга караганда гектарыннан уңышны 15 центнерга күбрәк ала. Нәтиҗәдә орлыкка игътибар биреп җиткермәгән хуҗалыкларда ел саен йөзләрчә тонна ашлык алынмый кала, миллионарча сум табыш югала.

Марат Җәббаров әйтүенчә,Татарстанда эшләп килүче “АгроСемЭксперт” программасы аша кирәкле орлыкны җиңел табарга була.

Шулай булуга да карамастан, Бөгелмә районы хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерләнгән орлыкның нибары 2 проценты гына югары җитештерүчән. Яңа Чишмә һәм Яшел Үзән районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч 8 процент тәшкил итә. Орлыкның 92 проценты гомуми сорттан булгач, бу районнарда ни өчен уңыш күләме гектарыннан 20 центнер гына чыгуның сәбәбен аңлау кыен түгел.

Теләге булган – мөмкинлеген, булмаган сәбәбен табар, ди халык. Югыйсә республикада рәсми рәвештә эшләүче 44 орлык җитештерү хуҗалыгында безнең шартларга туры килүче бөртекле һәм кузаклы культураларның йөзгә якын сорты бар. Теләгәнеңне сайла! Өстәвенә оригиналь һәм элиталы орлык сатып алучы хуҗалыкларга дәүләт чыгымның 40 процентын субсидия буларак кире кайтара.

Санаулы көннәр тиз уза. Язга кадәр нибары өч ай вакыт калып бара. Төрле сәбәпләр белән орлык алуны тартып-сузып килүче хуҗалыкларга, чәчү вакыты җиткәч, нәрсә булса, шуны чәчәргә кала. Элиталы орлык дип, фуражга да яраксыз бөртек сатучылар да юк түгел. Бәяләрнең язга таба югары үрмәли башлавын да онытырга ярамый.

Сүз уңаеннан. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ел саен бөртеклеләрнең югары җитештерүчән яңа сортларын тәкъдим итә. Татарстан кырларының 55 процентында алар уйлап тапкан сортларны чәчәләр.


Фикер өстәү