Түбән Камада яңа мәчет нигезенә беренче таш салынды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 5-нче көнендә Түбән Кама шәһәренең 35нче микрорайонында «Ак каен» мәчетенә нигез ташы салу тантанасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов дин кардәшләренә вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, аларны төзелеш эшләрен алып баруда актив катнашырга чакырды. Чарага җыелган район дин әһелләре, мәхәллә халкы, мөселман җәмәгатьчелеге, аксакаллар Аллаһы Тәгаләдән мәчетнең тиз арада төзелүен, халыкка озак еллар хезмәт итүен теләп, дога кылды.

Яңа мәчет шәһәрнең Гайнуллин һәм Студентлар урамнары чатында калкып чыгар дип көтелә. Бүгеннән беренче свайларны кага башладылар.


Фикер өстәү