Түшәм түшәлгән, идән җәелгән

Республикадагы 267 уку йортында капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Эксплуатацияләү һәм торак-коммуналь хуҗалык программаларын үтәү идарәсе җитәкчесе Айрат Галләмов журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

– Бүген белем бирү учреждениеләрендәге төзелеш-монтажлау эшләре 99,7 процентка төгәлләнде. Сигез балалар бакчасында гына тәмамланасы калды, – ди ул.

Җитәкче сүзләренә караганда, быел 267 белем бирү йорты төзекләндерелергә планлаштырылган булган. Ел дәвамында 29 мәктәп, 10 кадет мәктәбе, 113 балалар бакчасы, 97 мөмкинлекләре чикле балалар өчен функциональ зоналар тәртипкә китерелгән. Ә программаның җиде ел эшләү дәверендә барлыгы 1048 белем бирү учреждениесе төзекләндерелгән.   

Иң зур программаларның берсе – күп катлы йортларны төзекләндерү. Моның буенча да эшләр төгәлләнеп килә. Айрат Галләмов сүзләре буенча, эшләр 930 объектта башкарылган. Тагын бишесендә ахырына якынлаша.   

– 2019 елда кыска вакытка исәпләнгән план 935 күп катлы йортта яшәүче 200 мең кешегә куркынычсыз һәм имин яшәү шартларын тудыра. Программаны финанслау 5 млрд сумга төште, – ди ул.

2008–2018 еллар аралыгында әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда 15 мең 683 күп катлы йорт төзекләндерелгән. Бу – барлыгы 3 млн 498 мең кешенең яшәү шартлары яхшыртылган дигән сүз.

Болардан тыш, төзекләндерү эшләре ел дәвамында яшьләр клубларында (26 бинада), сәламәтләндерү лагерьларында, ресурс үзәкләрендә, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә,  мәдәни учакларда, авыл советы, муниципаль архив, авыл хуҗалыгы идарәсе биналарында, яшьләр үзәкләрендә барды.

– Ел ахырына кадәр бөтен программалар буенча да эшләр төгәлләнәчәк. Бүген инде без киләсе ел өчен эш планын төзибез, – диде Айрат Галләмов.    


Фикер өстәү