Бу хәл Новосибирскида булган. Алты яшьлек кызны көчләп аш ашатканнар һәм иреннәрен ярганнар, дип хәбәр иткән аның әти-әнисе «360» телеканалына.
Алар бу гамәлдә тәрбиячене гаепли. Аңа карата моңа кадәр дә шикаятьләр күп булган.
— Башка ата-аналар эндәшмәде, алар документларын алып, балаларын башка төркемгә, икенче бакчага бирделәр. Мин мондый кеше балалар тәрбияләргә тиеш түгел дип саныйм, — дип сөйли баланың әнисе.
Гаилә полициягә гариза язган.
ФОТО: "360" телеканалы сайты