Танылган шәхесләрдән җайлы салат рецептлары

Рамилә Закировадан “Юбилей” салаты

Соңгы берничә елда яратып ясый торган салат бу. Мин аны, гадәттә, боҗра сыман формага катлам-катлам ясыйм. Һәр катлам саен, майонез белән табигый йогыртны 1:1 исәбенә кушып, бераз гына сылыйм.

1 нче кат: ысланган тавык ите яки казылык.

2 нче кат: татлы болгар борычы.

3 нче кат: маринадланган кыяр.

4 нче кат: кореяча кишер.

5 нче кат: кыяр.

Азактан төрле яшел тәмләткечләр белән бизим.

Миләүшә Сибгатуллинадан – “Яңа ел” салаты

Әлеге салат өчен 200 гр тавыкның ак ите, 400 гр шампиньон гөмбәсе, 4 йомырка, 1 баш суган, 100 гр каты сыр, лачау (кукурузные хлопья) кирәк. Бизәр өчен яшел тәмләткечләр (укроп). Гөмбә, суганны ак майда кыздырабыз. Бер савытта башта итне, гөмбә, суган, йомырка, сырны майонез яки каймак белән болгатабыз, тәменчә тоз-борыч өстибез. Аннан шушы кушылманы яссы савытка өеп күчерәбез, аңа чыршы күркәсе формасын бирәбез, яшел суган, лачау белән бизибез.

Гүзәл Уразовадан – “фирменный” каз рецепты

1 түшкә каз, 1 стакан дөге, 100 грамм кара җимеш, 100 грамм күрәгә, 1 чәй кашыгы аджика, 2 аш кашыгы майонез, 1 баш сарымсак, тоз, борыч кирәк булачак. Казны бер көн алдан тозлы суда тотабыз. 10 литрга 1 килограмм тоз кирәк булачак. Дөгене бераз бүрттереп алабыз да күрәгә, кара җимеш, 1 кашык майонез белән болгатып куябыз. Җимешле дөгене каз эченә тутырабыз да тештазарткыч таяклар (зубочистка) белән ябып куябыз. Майонез һәм аджика белән казны яхшылап сөртеп чыгабыз. Казны җиңсәгә салабыз да 3 сәгатькә якын пешерәбез.

Рәфилә Шәмсетдиновадан – өйдә ясалган сыр

1 литр авыл сөте, 3 йомырка, 1,5 аш кашыгы тоз, 400 гр куе кефир. Барысын бергә кушып болгатабыз, утка куеп, эремчекләнгәнче тотабыз да, дуршлагка марля куеп, сөзәбез. Өстен тәлинкә белән каплап, авыр әйбер белән бастырып куярга кирәк. 3–4 сәгатьтән сыр әзер була. Кем тозлырак сыр ярата, тоз күләмен арттырсагыз да була.

Лилия Муллагалиевадан – “Кайнар салат”

Күркә итен озынча турап, майда кыздырабыз, аның янына гөмбә турап салабыз, кызу утта пешерәбез. Табаны сүндереп куябыз. Ул арада савытка эре-эре итеп салат кисәкләрен ваклап салабыз, озынча итеп кыяр, кызыл болгар борычын, шакмаклап помидор турыйбыз. Укроп, кинза кебек яшел тәмләткечләрне вак-вак итеп турап, тоз, борыч, сыек май һәм 1,5 аш кашыгы бальзамик аш серкәсе (бальзамический уксус) салып, табадагы ит белән гөмбәне кушып болгатабыз.

Зилә Габдиновадан – бәйрәм табынына үрдәк

Маринад өчен 3 аш кашыгы аджика, 3 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы гәрчич, 2 аш кашыгы үрдәк өчен махсус тәмләткеч, 3 аш кашыгы көнбагыш яки зәйтүн мае, 6 сарымсак теше кирәк булачак. Аларны барысын бергә кушабыз да үрдәккә сылыйбыз. Аннары махсус пленкага (пищевая пленка) төреп куябыз да 10–12 сәгатькә суыткычка озатабыз. Ул арада бәрәңге чистартып, укроп, тәмләткечләр, майонез белән катнаштырып куябыз. Аны үрдәк тирәли тезеп чыгабыз һәм 2 сәгатькә духовкага тыгабыз. Фольгага төрергә онытмагыз. 1,5 сәгатьтән соң фольганы ачып, пешереп бетерәбез.

Ләйсән Хаматдиновадан – “Моника” салаты

Ысланган тавык яки казылыкны шакмаклап турыйсы. Кореяча кишерне суыннан саркытып ваклыйсы. Тозлы кыяр, йомырканы шакмаклап турыйсы. Барысын да майонез белән болгатып, табынга формага салып чыгарасы.

Алисә Фәйзуллинадан – куян ите

Суган белән кишерне турап, тоз-борыч салып, майсыз гына, суда гына томалап пешерәм. Бераздан шуңа 1 кашык чамасы томат пастасы салам. Тагын бераз утта тотам. Аннары шулар өстенә итне тезәбез. Ит яртылаш күмелергә, шулпалы булырга тиеш. 1 сәгатьтән артык пешерәм. Ит йомшак килеп чыга.

Айгөл Гатауллинадан – фунчозалы салат

Фунчоза өстенә кайнар су салып, өстен каплап, 5–7 минут тотабыз, аннары салкын су белән юабыз. Тавык түшен ваклап турап, җиңелчә генә кыздырабыз. Кыяр, кызыл баллы борычны озынчалап турыйбыз. Барысын да ике кашык соя соусы һәм бер кашык сыек май салып болгатабыз, тоз сибәбез. Кореяча кишер өстибез. Ике сәгатькә суыткычка куеп торабыз да аннан болгатабыз. Табынга куяр алдыннан гына өстенә кунжут орлыгы сибәбез.


Фикер өстәү