“Татар җыры” юбилее: Гүзәл – Илдар туе, Рәсимнән – каен бүкәне, Айдардан – роза гөлләре

Декабрь азагында җырчыларга премия өләшәләр. “Пирамида” концертлар залында “Татар җыры – 2019” җыр фестивале узды. Атна азагында 20 еллыкның иң яхшы җырларын һәм җырчыларын барладык. Элвин Грейсыз җыр бәйрәме, ялтыравыклы күлмәкләр, бакыйлыкка күчкәннәрне искә алу, шау-шу урынына ретро-концерт – юбилей тамашасы тагын нәрсәсе белән истә калды?

“Күрешергә матур сәбәп”

Юбилейга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Буш кул белән  түгел.

Фестивальне өч егет башлап җибәрде. Берсе – командировкада, икесе – биредә. Киләчәктә дә “Татар җыры” гөрләр, без шатланырбыз, яңа талантларны күрербез, үзебезгә дә күрешергә матур сәбәп булыр, ­− дип чыгыш ясады Рөстәм Миңнеханов һәм “Барс медиа” компанияләр төркеме җитәкчеләре Наил Баһаутдинов, Камил Гәрәев, Марат Гәрәевкә мактаулы исемнәр тапшырды.

Камил Гәрәев чыгышында фестивальне яраткан халкыбыз өчен үткәрүләрен әйтте. “Фестиваль сезнең өчен, яраткан тамашачыларыбыз өчен, татар җырын яраткан үзебезнең халкыбыз өчен. Сез булсагыз, безнең фестивалебез яшәр”, − диде ул.

Рөстәм Миңнехановка рәхмәт: чыгышларны кыска тотарга кирәк, дип ул алдан ук әйтеп куйган икән. Ник дигәндә, халык бирегә җырга-моңга сусап, яраткан артистларын күрергә дип килгән.

Иң чибәре, иң моңлысы… юк?!

Чара әллә нинди зәвыклы-затлы булса да, халыкка “икмәк һәм тамаша” кирәк дигән гыйбарәне онытмыйк әле. “Татар җыры”, гадәттә, вакыт буенча иң озакка сузыла торган чаралардан санала иде. Бу юлы  тиз тоттылар: гадәттәгечә соңарып башласалар да, вакытында тәмамладылар. Әмма бит халык биш-алты сәгатьлек тамашага өметләнеп, концерт барышында ук кәеф һәм тамак ягын кайгыртып куйган иде инде. Рухи азыкны сәхнә бирер, шәт, дип.

20 еллыкның иң шәп җырлары һәм җырчылары кем икән соң? Исемлеккә Салават, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәсим Низамов, Ләйсән Гыймаева, “Айфара”, Әлфинә Әзһәмова, Хәмдүнә Тимергалиева, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Иркә, Әнвәр Нургалиев, “Казан егетләре”, Идрис Газиев, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов, Азат Фазлыев, Эльмира Сөләйманова, Филүс Каһиров кергән. Кыскасы, “Татар җыры” сәхнәсендә быел фәнгә билгеле булмаган яшь җырчылар юк иде. Арабыздан вакытсыз китеп барган җырчыларны да үзләре башкарган хит җырларыннан попурри тезеп искә алдылар.

Чараның шул ягы ошады: һәрбер җырчыны аерым чакырып, фәлән-фәлән номинациядә җиңүче дип, бүләкләп тормадылар. Алайса, иң чибәр, иң затлы, иң моңлы җырчыны ачыклап, күпме вакыт үтә иде бит. Әле аларны котларга махсус кеше сәхнәгә чыга, үзе белән бүләге дә була. Җырчыларга чәшке тун, өстәмә бүләкләр бирелгән очраклар бер-ике генә булмады инде. Быел барысына да “барс” сыны “20 еллыкның иң яхшы җырчысы” булганы өчен тапшырылды.

Тагын бер кызыклы алым – интерактив, ягъни тамашачы һәм җырчы белән аралашуның күп булуы. Әйтик, җырчыны, җырлап чыгуга, сәхнә артында аның хис-кичерешләре белән кызыксынучы Бәйбулат Фәсәхов (“Татар радиосы” алып баручысы) көтеп торды. Аннан, тамашачылар да буш кул белән китмәде. 5–8 меңлек билет тотып килгәнгә, ачы балан, кызыл роза гөлләре белән бүләкләделәр. Болары Эльмира Сөләйманова һәм Айдар Галимов башкарган җырлар вакытында булды. Каеннар арасында адашып йөрүче Рәсим Низамов исә тамашачыга… автографлы каен бүкәне бүләк итте. Аны 12 нче рәтнең 20 нче урынында утыручы Римма ханымга тапшырдылар.

Җырчыларның чыгышлары турында да берничә сүз. Фестивальнең быелгы режиссеры – Лина ханым Арифуллина, “Татар җыры” туган көн мохитендә узачак, миллилек сакланачак, тик җырчыларның образлары үзгәрәчәк, дигән иде. Ни тегесе, ни монысы артык күренмәде шул. Туй итәргә килгән кебек Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, дискоболны хәтерләткән (ялтыр-йолтыр килгән көзгеле шар) күлмәк кигән Эльмира Кәлимуллина, Кар Кызына охшаган Ләйсән Гыймаева киемнәре истә калды.

Сәхнә артында

  • Концертка бер көн кала бөтенләй тавышым булмады, борчылдым. Уфада юбилей концертлары куеп, тавышка “нагрузка” килде, ахры. Репетициядән соң сөтле-баллы чәй эчеп, йокларга яттым. Тавышны дәвалауның төп ысулы – йокы! − ди Хәмдүнә Тимергалиева. 50 еллык иҗаты, 70 яшьлек юбилеен да сәхнәдә игътибарсыз калдырмадылар.
  • Быел бары тик профессионал әзерлеге булган, Филүс, Салават, Ришат, Айдар кебек оста башкаручылар гына чыгыш ясады. 20 еллыкка яңа җырлый башлаган җырчыларны кертеп булмый бит инде, − дип бәяләде кичәне Хәмдүнә апа. − Җаныкаем, моны бит Мәскәүдә чаралар куючы Арифуллина эшләде! Ул сәхнәнең ни икәнен белә. Тамашачы да үзгәрешләрне сизгәндер. Программа – “исключительно” шәп!

Гүзәл Уразова 2002 елда “Татар җыры”н иң беренче булып ачып җибәргән икән. Бу юлы да әлеге вазифаны аңа йөкләделәр. Ул “Тимәсен тик күзләрем” җырын туй күлмәгенә охшаш киемнән башкарды. Җырчы образы турында менә нәрсә сөйләде:

− Бу сәхнәгә ак күлмәктән чыктым. Лина Арифуллина үзе тәкъдим итте, җырның эчтәлегенә дә туры килә иде. Күлмәкне озак эзләмәдем. Илдар белән 15 ел тору уңаеннан клип төшергәндә  күлмәк сатып алган салоннан барып алдым.

Җырларга Әнвәр Нургалиев чыккач, залдагы хатын-кызларның шатлыктан нишләргә белмәвен күрсәгез икән! Чыгышыннан соң, сәхнә артында: “Татарстан хатын-кызлары популяр итте инде сезне, Татарстанда 5 ел иҗат итеп, 20 еллык тарихка сез дә кереп калдыгыз”, − дигәнгә, җырчы, елмаеп:

− Инстаграмда мине караучыларның  70 проценты – хатын-кыз. Концертларга ир-атлар сирәк йөри, ­− дип җавап бирде. ­– Хит җиңел туа дип уйлыйлар. Җырдан хитны халык ясый. Әлбәттә, җырым яхшылар рәтенә кергәнгә горурланам да, җаваплылык хисе дә тоям. Бу сынга лаек та булырга кирәк бит әле.

Эльмира Кәлимуллина мондый чараның киләчәге өметле дип саный.

  • “Татар җыры”н 20 ел буе оештырып киләләр, әле тагын да барачак ул, Аллаһ боерса. Күреп торасыз, халык елдан-ел үзенә яңа җырчыны ача. Җырчылар өчен дә бу фестиваль үзен күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр бирә, – диде ул.
  • Гастрольдән генә кайтып кердек, әллә ни әзерләнеп тә булмады, – дип белдерде Ришат Төхвәтуллин. – Минем өчен төп мәгънә сын җыюда түгел, ә чыгыш ясауда. Сын ул – истәлек. Еллар үткән саен аларның һәркайсы билгеле бер вакыйганы искә төшереп торачак.

Ришаттан: “Соңгы арада җырчыларны бәяли торган фестивальләр күбәеп китте,  күңелегезгә иң ошаганы кайсы?” – дип сорадык.

https://vatantat.ru/2019/12/vatanym-tatarstan-gazetasynda-estrada-m%d3%99s%d3%99l%d3%99l%d3%99ren%d3%99-kagylyshly-t%d2%afg%d3%99r%d3%99k-%d3%a9st%d3%99l-uzdy-fotoreportazh/

 

  • Элек Башкортстанда “Гәлсәр сандугач” дигән проект булып,  аңа тиң юк иде. Шуннан соң Татарстанда да  андый проектлар барлыкка килә башлады. Миңа “Болгар радиосы” Милли музыка премиясен тапшыру чарасы һәм “Татар җыры” ошый, – диде ул.

Грей иҗатына әллә ни ис китмәсә дә, аның белән сөйләшмичә кайтып китү дөрес булмас, фанатлары гафу итмәс дип, сәхнә артында Радикны эзләдек. Беренче пәрдәдә чыгыш ясарга тиеш булган ул. Әмма, кызганыч, егетне тапмадык. Чараны оештыручылардан: “Грей кайда соң?” – дип сорагач, “Белмим, командасы монда, үзен күрмәдем әле”, – дигән җавап ишеттек. Дөрес, аркаларына “Элвин Грей” дип язылган кара кием кигән егетләр күренде шул. Матбугат очрашуында Элвин, тыныч кына чыгыш ясыйм,  дигән иде, дөрес булды тагы.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү