Татарстан җитәкчелеге Исламия Мәхмүтова вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

Мәхмүтова Исламия Идиятулла кызы

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының легендар артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты  Мәхмүтова Исламия Идиятулла кызы озакка сузылган каты авырудан соң 3 декабрь көнне 77 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

И. Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Әлки районының Югары Әлки авылында туа. 1963 елда Казанга килеп, Республика күчмә театрында (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә.

Татар театр сәнгатенең якты йолдызы Исламия Мәхмүтова театрга килүенең беренче көннәреннән үк үзенең катлаулы рольләрне дә бик табигый уйный алырдай талантлы артист булуын күрсәтә. Ул 55 елдан бераз гына артып киткән иҗат чорында гаять зур осталык һәм профессионализм белән сугарылган бик күп образлар тудырды. Алар арасыннан – Шәмсекамәр (Мөхәммәт Әблиевнең “Шәмсекамәр” әсәре), Ясминә (Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” әсәре), Биатриче (Карло Гольдониның “Ике байның бер хезмәтчесе” әсәре), Зәмзәмбану (Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” әсәре), Ана (Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”), Койтым бикә (Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәре), Җиһан (Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” әсәре), Кураж (“Бертольд Брехтның “Кураж ана һәм аның балалары” әсәре), Рәшидә (Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” әсәре) һ.б.

Исламия Мәхмүтова театр сәнгатенең башка өлкәләрендә дә зур уңышларга иреште. Режиссер сыйфатында ул Данил Салихов пьесасы буенча “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”, Наил Гаетбай пьесасы буенча “Аты барның – дәрте бар”, Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитов пьесасы буенча “Резидәкәй”, Рәдиф Сәгъди пьесасы буенча “Сынган беләзек” әсәрләрен бик уңышлы сәхнәләштерде. Шулай ук драматургиядә дә үз көчен сынап карады. Аның чынбарлык тормышка нигезләнеп язылган әсәрләре (“Мәхәббәт чишмәсе”, “Күрәсем килгән иде…”, “Син бит минем бергенәм”) буенча сәхнәләштерелгән пьесалар әлегәчә тулы заллар җыя.

Исламия Мәхмүтова күп кенә телевизион проектларда катнашып, татар җырларын башкаручы буларак та популярлык казанды.

И.Мәхмүтованың исктиткеч таланты театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнеп, дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. Ул театр сәнгатен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән өчен “Фидакарь хезмәт өчен”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Исламия Мәхмүтованың күпкырлы иҗаты, милли казанышыбызга әйләнеп, татар театр сәнгатендә үзеннән кабатланмас эз калдырды. Сөекле артистыбызның, талантлы кешенең якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

 

Р.Н. Миңнеханов, М.Ш. Шәймиев, Ф.Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, И.Х. Әюпова, И.Р. Метшин, А.Ф. Никошин, Ф.Р. Бикчәнтәев, Ф.Н. Мөсәгыйтов


Фикер өстәү