Татарстан – безнең өебез

“Ата-баба җире – безнең көчебез, илһам үзәге”. “Казан Экспо”ның Илһам Шакиров исемендәге концерт залына җыелган халыкның күңел түрендәге әлеге сүзләрне сәхнәдән җырчы Алсу әйтте. Әлеге чарада ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтү елына старт бирелде.

Тарихны театр артистлары да, документаль кадрлар да җанландырды. Тарихи күренешләр вакытында кунакларның күзләре дымланды. Чөнки алар – үзгә тамашачы. Аларның күпчелеге тарихи Ватанын сагынып кайткан милләттәшләребез иде.

Сәхнәдә дә читтә яшәгән милләттәшләребез чыгышлары шактый булды. Санкт- Петербургтан Альберт Әсәдуллин “Татарлар” җырын башкарганда, күпләр аягүрә басып  җырчыга кушылды. Австралиядән Зөлфия Камалованың “Ай былбылым” җыры экраннар аша төрле илләрдә яшәгән милләттәшләрнең кушылуы белән көчәйтелде. Бу  үзенә күрә бер флешмоб төсен алды.

“Бер горурлык хисе яна миндә”, – дип пышылдады Татарстан, Россия, ТАССР һәм ТАССРның 100 еллыгы әләмнәре сәхнәгә чыкканда Уренгойдан кайткан күршем. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышы да шул фикергә барып тоташты:

– Безгә үз Ватаныбызда туу, ата-бабаларыбыз рухын саклаган җирдә яшәү һәм халыкка хезмәт итү бәхете тәтеде. Бүген Татарстан – киләчәккә омтылган, яшәргә һәм эшләргә бөтен мөмкинлекләр тудырылган, безнең горурлыгыбыз һәм иртәгәге көнгә ышанычыбыз булган җир ул, – диде Президент. –  1920 елның 25 июнендә хакимият Казанда Ленин Декреты буенча төзелгән татар автономиясенең Вакытлы революция комитетына тапшырылган. Нәкъ менә шул көннән безнең дәүләтчелегебез яңа тарихи шартларда яңара башлаган. Яңа республиканы торгызу процессы шул чор кешеләре күз алдына китергәннән дә катлаулырак булып чыккан. Бу чорда республика зур эмиграция кичергән һәм милләтебез зыялыларның шактый өлешен югалткан. 600 меңләп кеше гомере киселгән 1921–1922 еллар, коллективлаштыру зур югалтулар китергән, сәяси репрессияләргә 150 мең кеше дучар ителгән. Шуңа карамастан, Татарстанда кыска вакыт эчендә сәнәгатьнең яңа тармаклары булдырылган, авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору  азык-төлек ресурсларын арттыруны күз алдында тоткан.

Рөстәм Миңнеханов төрле чорларда милләттәшләребезнең эше, күрсәткән батырлыклары турында сөйләде һәм Татарстан үсешенә өлеш керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерде.

Ул кичәдә беренче тапкыр “ТАССР төзелүгә  100 ел” медале тапшырылды. Аның тәүгесе Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә  бирелде. Без – тарихта эзлебез, диде Дәүләт Киңәшчесе һәм һәрбер чорны халкыбызның горур үтүен ассызыклады.

Тарихчы Дамир Исхаков әлеге датаның әһәмиятен болай аңлата:

– ТАССР төзелү  ул – XVI йөздә югалткан дәүләтчелегебезне кире кайтару. Аның татарлар өчен әһәмиятле яклары шактый. Әйтик, Конституция нигезендә татар теленең дәүләт статусы карала, хәлбуки без аны тулаем куллана алмасак та, ул кәгазьдә язылган килеш бар. Бөтен татар дөньясы өчен республикада югары мәдәният яшәп килә. Бүген аның бер матур үрнәген тамаша кылдык. ТАССР – милли хәрәкәтнең җимеше, шуңа күрә аның 100 еллыгын билгеләп үтү бик әһәмиятле, минемчә. Бүгенгебезгә кайтсак, югалтулар, әлбәттә, зур, әмма республиканың тотрыклы икътисади нигезе бар. Татарстанда 2 миллион татар яши. Бу – шулай ук зур көч, милли аң тиешле дәрәҗәдә булса, без республиканы алга таба да үстерә алабыз. Барысы да үзебездән тора.

Башкортстандагы татар хәрәкәте активисты Венера Кудашева әйтүенчә, без, кайда гына яшәсәк тә, югалып кала торган милләт түгел:

– Бу датаның әһәмияте бик зур. Залда утыручыларның күбесе – читтә яшәүче татарлар, ләкин бит тамырларыбыз биредән. Мәсәлән, әнием – Минзәлә өязеннән, әтием – Башкортстаннан. Ләкин, кайда гына яшәсәк тә, без югалып кала торган милләт түгел. Ә инде татарның үз дәүләте, республикасы барлыкка килү икътисадны да, мәгарифне дә алга җибәргән. Халыкны туплау өчен йөз ел элек булган вакыйгалар хәзер дә бик әһәмиятле. Без берничә чарада катнашабыз, телне, динне, милләтне саклау турында сөйләшәбез. Бу – проблемалар түгел, бу – безнең көндәлегебез. Мәктәпләр юк икән, интернетка чыгарга, ничек тә булса, киләчәк буынны туган телдән яздырмаска кирәк.

Казахстанның Петропавловск шәһәреннән килгән  эшмәкәр Рәүф Мөхәммәтовның бабалары туган җиреннән чукындыру сәясәте башлангач чыгып китә. Әйтүенчә, шәһәрдә сәүдә өлкәсендә күпчелеге татарлар:

– Ара ерак булса да, Казан белән элемтәнең өзелгәне юк. Бу юлы да җыелып килдек. Кызганыч, бездә татар теле сөйләм теле дәрәҗәсендә генә. Аны сакларга, үстерергә тырышабыз. Мәсәлән, “Татарча диктант” акциясендә катнаштык. Борынгы мәчетебезне төзекләндереп, анда татар, гарәп телләрен укытуны оештырып җибәрдек. “Яңарыш” мәктәбендә шимбә, якшәмбе көннәрендә татар теле дәресләре бара. Ара тагын да якынаер дип өметләнәбез. Чөнки киләсе елда федераль Сабан туе бездә үтәчәк. Биредән мин татар ризыклары, татар рестораннары челтәрен өйрәнеп китәм. Бәлки,  бу өлкәдә хезмәттәшлек элемтәләре ныгып китәр.

Безнең өебез – Татарстан, ди Рәүф Мөхәммәтов. Кайда гына яшәсәк тә, карашлар Казанга төбәлгән, ди Венера Кудашева. Шулай булсын. Татарстан татарны үзенә тартып торсын, берләштерсен.

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү