Татарстан Пенсия фонды 85 яшьтән узган пенсионерларның шәхесләрен тикшерәчәк

Россия Пенсия фонды үлгән пенсионер туганы өчен гаилә әгъзалары тарафыннан законсыз пенсия бирү очракларын булдырмау максатыннан 85 яшьтән узган барлык пенсия алучыларны тикшерәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Фонд хезмәткәрләре үзләре әлеге категория гражданнарның өйләренә йөри һәм аларга шәхесне раслау өчен Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә үзләре мөрәҗәгать итү таләп ителми. Хезмәткәр пенсионер белән очраша алмаган очракта, почта тартмасында адресатка белешмәлек һәм шәхесне раслау кирәклеге турында хәбәр калдыра», — диде Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина

Декабрь дәвамында Пенсия фонды хезмәткәрләре шәхесне раслау, мәгълүматларны актуальләштерү һәм артык пенсия түләүне булдырмау максаты белән пенсионерлар яши торган йортларны шәхсән үзләре йөреп чыгачак.

пенсия


Фикер өстәү