Татарстан Президенты Осиноводагы лицейның яңа уку корпусын ачты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының Осиново авылында В.В. Карпов ис. лицей бинасын ачты.

Мәгариф учреждениесендә Осиново, Яңа Тура, Воронино, Ремплер һәм Ивановское торак пунктларында яшәүче балалар белем ала. Яңа корпус 800 урынлык.

«Бу – яхшы рейтинглы менә дигән лицей. Бүген шартлар тагын да әйбәтләнде: уку өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган яңа корпус ачыла. Без иске бинага да капиталь ремонт ясатачакбыз. Сезгә уңышлар телим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты бинаны карап чыкты. Бинада 43 сыйныф бүлмәсе, түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен 8 кабинет, озайтылган көн төркемнәре өчен йокы һәм уен бүлмәләре, хореография кабинеты, китапханә, психолог кабинеты, актлар залы, ашханә, медицина блогы һәм төре спорт мәйданчыклары бар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер өстәү