Татарстан Президенты Россия Конституциясе көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгате

Татарстан Президенты Рөcтәм Миңнеханов Россия Конституциясе көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне бөек мәмләкәтебезнең иң зур әһәмияткә ия булган дәүләт бәйрәмнәреннән берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлыйм.

Илебезнең Төп Законы: «Без, Россия Федерациясенең үз җирендә уртак язмыш белән берләшкән күпмилләтле халкы…» – дигән матур эчтәлекле сүзләрдән башлана һәм Татарстан Республикасы, башка төбәкләр белән беррәттән, чирек гасырдан артык аның нигезләмәләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра килә.

Федератив корылыш принциплары, Россия Федерациясе субъектларының статусы һәм бертигезлеге билгеләнгән, халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү хокукы гарантияләнгән статьялар безнең өчен бигрәк тә әһәмиятле булып тора.

Үзенең конституциячел хокукларына нигезләнеп Татарстан икътисади, социаль, фәнни-мәгърифәти, мәдәни һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга иреште һәм инновацияле үсеш, инвестицияләр кертү өчен кызыксындыру дәрәҗәсе ягыннан бүген ул алдынгылар сафында бара. Хәзерге көндә республика – Россия Федерациясенең көчле үсә торган субъектларының берсе. Бездә дөнья һәм Россия күләмендә мәртәбәле дип танылган форумнар һәм чемпионатлар уздырыла.

Россия Федерациясе Конституциясендә билгеләнгән, кешеләргә лаеклы яшәү шартлары һәм аларның ирекле үсешен тәэмин итү каралган социаль дәүләт принципларын тормышка ашыру Татарстанда игътибар үзәгендә тора. Тормыш-көнкүрешне яхшырту республиканың кырык программасында максат итеп куелган.
Граждан җәмгыяте институтларының тотрыклы эшләве, дәүләтнең милли сәясәтен уздырганда, дәүләт белән дини оешмалар арасындагы хезмәттәшлектә уртак бурычларны хәл итү өчен партнерлык башлангычларына таянып эзлекле хезмәт кую Татарстан алгарышында мөһим урын тота.

Без дәүләт үсеше өлкәсендә илебездә һәм республикабызда тупланган бай тәҗрибәгә даими мөрәҗәгать итәбез, аның зур нәтиҗәләр бирү мөмкинлеге булган юнәлешләрен ачыклыйбыз. Статусы беренче конституциябездә беркетелгән ТАССРның 100 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итү алдыннан бу көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде.

Төп Кануныбызның гаять олы әһәмиятен тирәнтен аңлап, киләчәктә дә аңа нигезләнеп бердәм рәвештә алга баруыбызны дәвам итәрбез дип ышанам.

Сезгә, кадерле татарстанлылар, чын йөрәктән бәхет, уңышлар һәм иминлек телим!

 


Фикер өстәү