Татарстанда җылы һава торышы сакланачак

Татарстанда дымлы һәм җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Вакыты белән кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем булырга мөмкин. Аерым районнарда томан һәм бозлавык көтелә, ә юлларда бозлавык хасил була.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Якты вакытта һава температурасы -2дән +2 градуска кадәр булачак..


Фикер өстәү