Татарстанда әтисе үтерергә теләгән канга баткан егет пекарняга ярдәм сорап килә (ВИДЕО)

3 декабрьдә төнендә Менделеевск каласында 38 яшьлек хатын-кыз һәм аның 19 һәм 2 яшьлек ике баласының мәетләре табыла

Үтерелгән хатын-кыз белән яшәгән 41 яшьлек ир-ат көнчелек аркасында элеккеге хатынына, 2 яшьлек улына һәм 19 яшьлек үги улына пычак белән кадаган. 12 яшьлек тагын бер малай качып өлгерә алган.

12 яшьлек малай тәрәзә ватып өйдән чыгып кача. Шок хәлендәге егет ярдәм сорап пекарняга кадәр ялангач барып җитә. Канга баткан егет сату үзәгендә урнаштырылган видеокүзәтү камерасына эләгә.

Андагы сатучыларга ул әтисенең әнисен һәм туганнарын үтерүен, аны үтерергә теләвен сөйли. Кассирлар шунда ук ашыгыч ярдәм һәм хокук сакчыларын чакырта.

Хәзерге вакытта кеше үтерүче кулга алынган һәм күрсәтмә бирә. Исән калган малай тернәкләндерү үзәгендә урнашкан.

 


Фикер өстәү