Татарстанда ана һәм баланың гомерен өзгән юл һәлакәте видеосы чыкты

Татарстанда ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтен видеога төшереп алганнар. Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә М7 трассасының 22нче чакрымында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Хендэ» автомобилендә булган 36 яшьлек хатын-кыз, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
«Фура белән бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина «ДАФ» автомобиленә килеп сыланган», — дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү