Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һава торышы урнашачак

Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һава торышы урнашачак. Моның сәбәбе – антициклон, бүген республика аның көнбатыш перифериясендә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

«Бу көннәрдә сизелерлек явым-төшем көтелми, бары тик кайбер көннәрдә генә атмосфера фронтлары узу нәтиҗәсендә бераз кар яварга һәм юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин», — дип искәртә республика синоптиклары.

25 декабрьдә бераз кар яварга һәм бозлавык күзәтелергә мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Төнлә температура -7..-12, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе һәм җомгада, 26-27 декабрьдә, республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -13, ә 26 декабрьдә аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура -5..-10 градустан артмаячак.

Шимбә көнне, 28 декабрьдә дә салкынча һава торышы сакланыр дип көтелә. Шул ук вакытта, урыны белән бераз кар явачак.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү