Татарстанда балыкчы боз астына китеп, һәлак булган

Татарстанда 62 яшьлек балыкчы яр буеннан бер ярым чакрым ераклыкта Кама елгасы бозы астына төшеп һәлак булган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Кичә иртән Алексеевск районының Речное авылында яшәүче кеше балыкка китә, шуннан соң юкка чыга. Күршесе сүзләренә караганда, ир-ат аны да үзе белән чакырган, ләкин ул бозга чыгарга курыккан һәм яр буенда балык тотарга калган. Дусты исә боз өстеннән тагын 1,5 км ераклыкка киткән. Нәтиҗәдә, якынча иртәнге сәгать 10 да ир-ат боз астына төшеп һәлак була.

Бу урында боз калынлыгы нибары 5 сантиметр тәшкил иткән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы водолазлары батып үлгән балыкчының мәетен 10 метрлы тирәнлектә табып ала. Министрлыктан хәбәр итүләренчә, бу рында бозга чыгуны тыю турында аншлаглар урнаштырылган.


Фикер өстәү