Татарстанда кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр балалар җыелмасы алачак

Татарстанда Яңа ел башыннан җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә сабыйлары тугач балалар өчен өчен кирәк-яраклар тапшырылачак.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

Комплектка балалар комбинезоны, мендәр, юрган, бала чүпрәге, биләүсә, яңа туган сабыйлар өчен җыелма, порошок, сабын, коену өчен гель-күбек, чәч юу өчен балалар шампуне, биткә, кулга һәм тәнгә сөртү өчен балалар кремы, итек һ.б. керәчәк, дип белдерә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының матбугат хезмәте.

Әлеге җыелманы алу өчен ата-аналарга бала табу йортыннан чыккан көнне гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме яшәү минимумы күләменнән артып китмәвен раслый торган документ әзерләргә кирәк. Бүгенге көндә Татарстанда ул 9 мең 298 сумга тигез.

«Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларына йөкләргә», — диелә документта.

Карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

«Татар-Информ «


Фикер өстәү