Татарстанда куркыныч юл-транспорт һәлакәте аркасында хатын-кыз һәм бала һәлак булган (ФОТО)

Татарстанда «Хендэ» җиңел машинасы фура астына керә. Авариядә хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле була.

Авария бүген иртән республиканың Менделеевск районында була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы руле артындагы хатын-кыз каршы полосага чыгып, идарәне югалткан һәм фура белән бәрелешкән.
Авариядә ике кеше һәлак була. Чыганак мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар – ана һәм аның 9 яшьлек баласы.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү