Татарстанда М7 трассасында җиңел машина белән фура бәрелешкән

Татарстанда М7 трассасында җиңел машина белән фура бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина пассажиры үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Кичә кич республиканың Югары Ослан районында Гаврилково авылыннан ерак түгел «Фрейтлайнер» һәм 14нче модель «Лада» бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләвенчә, җиңел машина йөк машинасы каршына чыккан һәм аның белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән.

Бәрелешүдән фура кюветка төшеп киткән.

«Җиңел автомобильдә дүрт кеше булуы билгеле. «Лада» пассажиры — яшь егет һәлак булды», — дип сөйләде шаһитлар.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү