Татарстанда штрафлар икеләтә арта

Татарстанда янгынга каршы махсус режим вакытында пиротехника белән дөрес эш итмәгән өчен штрафларны икеләтә арттыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан баш дәүләт инспекторының янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Татарстанда яшәүчеләргә пиротехника белән дөрес кулланмаган өчен 4 мең сум, вазифаи затларга 30 мең сум, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф салачаклар.

«Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстанда пиротехникага ихтыяҗ зур. Кызганычка, салют, петарда һәм ракеталар белән дөрес эш итмәү еш кына имгәнүләргә китерә», — диде Максим Трущин.

Яңа ел бәйрәм көннәрендә 2017 елдан 2018 елга пиротехника аркасында 13 кеше зыян күргән, ә 2018 елдан 2019 елга 4 кеше имгәнгән, дип сөйләде ул.

Моннан тыш, Максим Трущин яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгу куркынычы арта, дип өстәде. Әйтик, 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстанда 110 янгын булган, аларда биш кеше һәлак булган.

Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Бу көннәрдә Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.


Фикер өстәү