Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәлак булган

Узган төндә Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше урманга качкан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Алар мәгълүматына караганда, авария Лаеш районында Усад — Комлы Кавал юлы участогында булган.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария бүген иртәнге 3 сәгать 40 минутта булган.

«БМВ X6» һәм «Шевроле» машиналары бәрелешкән. «БМВ» шоферы вакыйга урыныннан качып киткән. Хәзерге вакытта аны эзлиләр», — дип сөйләделәр полициядә.

Авария нәтиҗәсендә «Шевроле» пассажиры үлгән.


Фикер өстәү