Татарстандагы авариядә Баулы Үзәк район хастаханәсе табибы һәлак булган

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешү аркасныда Баулы Үзәк район хастаханәсенең табиб-офтальмологы Мария Ширкина һәм аның улы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Казан – Оренбург трассасының 361нче чакрымында «Рено Дастер» һәм «Лада Калина» автомобильләре катнашында коточкыч авария булуы хакында хәбәр иткән иде. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машиналарның берсе кюветка төшеп киткән.
Авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган тагын өч кешене хастаханәгә озатканнар.
"Татар-Информ" 

Фикер өстәү