Терелгәндәй булалар

Мескен бабай!.. Ямьшәйгән бүрек киеп, гаҗизләнеп утырган фельдмаршал Паулюсны күргәч, иң әүвәл башка килгән уй шундый булды. Мәшһүр совет фотографы Анатолий Архиповның Универсиада авылында, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә ачылган фотокүргәзмәсендә куелган сурәт бу. Анда тамашачылар хозурына сугышның кискен һәм яу тынып торган мизгелләрен шактый оста тотып алган йөздән артык фотосурәт куелган. 

Россия Мәдәният фонды рәисе Ольга Землякова ачылыш тантанасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әлеге күчмә фотокүргәзмәне Казанда башлап җибәрүләрен башкалабызга карата булган аерата җылы мөнәсәбәте белән аңлатты. “Без искә алганда, хәтердә тотканда, сугышчылар терелгәндәй була. Хәтер яшәгәндә, алар онытылмаячак”, – дип,  сугыш кырларында кан түккән яугирләребезне, мәңге кайтмаска ятып калган шәһитләребезне күңел түрендә сакларга чакырды ул. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исә, сугыш уты республикабызга килеп җитмәсә дә, татарстанлылар җиңүгә зур өлеш кертте, бу афәтле елларда Казанда бик күп хәрби корал җитештерелде, госпитальләр ачылды, фронтка алынган 700 мең сугышчының яртысыннан артыгы яу кырында ятып калды; зур сугышның тере шаһитлары елдан-ел кими бара, дип фронтовикларның, тыл батырларының кадерен белергә чакырды.

«Объективта – сугыш. 1941–1945 еллар»  дигән әлеге күргәзмәдә Анатолий Архиповның шактый яхшы билгеле булган һәм әлегәчә җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителмәгән фотосурәтләре дә бар. Авторның беренче фотолары “Фронтовая иллюстрация» журналында дөнья күргән. Күп кенә газета-журналларда нәшер ителгән хезмәтләре, гаилә архивындагы негативларда саклап калмаса, мөгаен, югалыр, сугыш елъязмалары арасында “күмелеп” калыр иде. Ни кызганыч, фото остасы 1950 елны, 37 яшендә, фаҗигале хәлгә тарып, якты дөнья белән хушлаша. Гаиләсе тырышлыгы белән биш йөздән артык фото негативтан акка күчерелеп, томышка кайтарылган. Бүген Россия Мәдәният фондында шул эшләрдән ике йөздән артык фотосурәтенең күчермәсе саклана. Бу көннәрдә шулар арасыннан иң тәэсирле дигәннәре казанлылар игътибарына ирештерелде дә инде. Гади солдатларны, хәрби башлыкларны да фотога төшергән оста. Аның фоторәсемнәрендә концлагерь күренешләре, шәһәр-авыл хәрабәләре, һөҗүм вакыты, тыл хезмәтчәннәре дә чагылдырылган. Фото объектив фельдмаршал Паулюс җитәкчелегендәге 6 нчы армия генералларын, үзебезнең 3 нче удар армия снайпер кызларын, поляк, чех бригадаларын да “эләктереп алган”.

Ни кызганыч, ачылыш тантанасы барышында әлеге дәһшәтле сугыш вакытында татар журналистларының хезмәте турында гына бер сүз яңгырамады. Югыйсә бу афәтле чорда татар телендә 17 фронт газетасы нәшер ителүе генә дә милләттәшләребезнең әлеге олы җиңүгә нинди өлеш кертүе турында яхшы сөйли. Сәхнә түреннән сугышка кагылышлы урысча җырлар гына түгел, татарча да яңгыраса, әйтик, академия студентлары Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” пьесасы буенча куелган спектакльдән Басыйр җырын башкарса, нур өстенә нур булыр иде.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү