Тимер өзәрлек кызлар бар. Казанда тимер күргәзмәсе һәм ярышы ачылды

Әллә кызлар да токарь булырга җыенамы? Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Рөстәм Миңнеханов “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру” XIX халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Анда шул ук вакытта “Ворлдскиллс” бәйгесенең III этабы да башланды. Катнашучылар тимер эше буенча да осталыкларын күрсәтәчәк.

Машина төзелеше республиканың социаль-икътисади тормышында зур роль уйный.  Бүген әлеге тармак 3 мең предприятиене үз эченә ала, анда 120 мең кеше хезмәт куя. Быел чара беренче тапкыр “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгенең яңа, заманча мәйданчыгында үтә. Чарада Германия, Беларусь, Чехия, Швеция, Япония кебек төрле илләрдән һәм илнең 31 төбәгеннән 220дән артык компания катнаша. Татарстан Президенты әйтүенчә, күргәзмә машина төзелеше тармагы, материаллар эшкәртү, технологияләр өлкәсендә мөһим чара санала. Монда республиканың, Идел буеның зур предприятиеләре хезмәтләре белән танышырга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов чит ил һәм Россия партнерларына хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде. Чара кысасында машина төзелеше предприятиеләренең IX Координацион Советы утырышы, “Инновацион машина төзелеше технологияләре, җайланмалар һәм материаллар” халыкара фәнни-гамәли конференциясе дә уза.

Күргәзмәдән соң Президент яшь белгечләрнең чыгышлары белән танышты. Монда техникум студентлары гына түгел, мәктәп укучылары да осталыгын күрсәтә. Күргәзмә кысасында үсмерләр эретеп ябыштыру, мехатроника, токарь, фрезер эшләре буенча юнәлешләрдә көч сынаша. Башкаланың һәм Чаллының башка мәйданчыкларында исә медицина һәм социаль ярдәм, кондитер хезмәте, мобиль кушымталар эшләү, пилотсыз аваиация системаларыннан файдалану кебек юнәлешләрдә белемнәрен күрсәтәләр.

Юниорлар төркемендә токарьлар белемен бәяләүче белгеч Алексей Семин әйтүенчә, башта егет-кызлар эш урынын әзерли, биремнәр белән танышкач, деталь ясау эшенә керешәләр. Монда һәр миллиметр исәптә. Командада биш кеше чыгыш ясый.

– Бу детальләр җитештерүдә кулланылачакмы? – дип сорыйбыз белгечтән.

– Юк, бу катнашучыларга бары тәҗрибә өчен генә кирәк. Монда югары белемле белгечләр катнаша. Әйтик, алар бер детальне дүрт сәгать эчендә эшләргә тиеш. Ә заводта бер детальне эшләү өчен программист, оператор, токарь көч куя. Ә монда барысын да  бер катнашучы башкара. Бүген токарьлар – бик кирәкле белгечләр, аларга ихтыяҗ зур. Аларны техникумнар әзерли. Кызлар малайларга караганда яхшырак та башкара, – ди ул.

Альмира Хисмәтуллина Чаллының 7 нче мәктәбендә укый.

– Миңа станокта эшләү бик ошый. Нишләп сез әле токарь ир-ат һөнәре дип саныйсыз? Кызлар да бу эшне бик оста башкара. Тик “Ворлдскиллс” бәйгеләрендә кызлар сирәк күренә. Киләчәктә эретеп ябыштыручы, фрезерчы, токарь булып эшләргә хыялланам. Заводта эшләмәсәң, төзелеш оешмаларында көч куярга, шәхси эшеңне ачарга була, – ди ул. – Моннан 3 ай элек мәктәптән мине бер көнгә дип бәйгегә җибәргәннәр иде. Бер көн дигәнең, өч айга сузылды. Чаллы политехника көллияте мөгаллимнәре мине ярышларга әзерли. Анда җиңү яулагач, бу һөнәр белән ныграк кызыксына башладым.

Тәвәккәл, ирләр эшеннән курыкмаган Альмираның кулын Президент та кысты бүген, ул аңа уңышлар теләде. Рөстәм Миңнеханов республиканың мәктәптән тыш эшләре үзәге уңышлары белән дә танышты. Әнә Фәнис Гарипов Балык Бистәсе районының иҗат үзәгендә робот техникасы белән шөгыльләнә. Тегермән, эвакуатор, роботлар ясадык, дип үз эшләрен тәкъдим итте малай.

“Казан Экспо”га Төркиянең сәнәгать һәм технология министры Мостафа Варанк та килгән иде. Чит ил кунаклары Президенттан: “Татарстан укучыларының күпмесе урта һөнәри белем бирү йортларына керә?” – дип сорадылар.

– Элек укучыларның 85 проценты – вузларга, калганы техникумнарга керә иде. Бүген урта һөнәри белемне сайлаучылар 60 процентка житте, – диде ул.

Ярыш 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 2020 елда Новокузнецкида узачак бәйгедә катнашачак.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү