Тукай районы башлыгы Фаил Камаев: «Халык ышанычын югалтса, ул властьның нигә кирәге бар?» 

Тукай районын Арчаның бер авылы дип бутаучылар да, гомумән, аның кайда урнашканын бөтенләй белмәүчеләр дә бар. Белмәүчеләр колагына: Чаллыда 600 мең кеше яши, 88 авылны берләштергән Тукай районында 42 меңгә якын кеше теркәлгән. Моңа кадәр Актаныш районын җитәкләгән Фаил Камаевның менә шундый үзенчәлекле төбәккә башлык итеп билгеләнүенә декабрьдә ике ел тула. Шушы вакыт эчендә нинди үзгәрешләр булган? Район башлыгы белән шул хакта сөйләштек.

–       Фаил Мисбахович, Тукай бик үзенчәлекле район. Хәтта район үзәге дә шәһәр эчендә урнашкан. Шәһәргә шулхәтле якын урнашканда чын авыл йөзен саклап буламы? Гомумән, зур калага якын булуның нинди өстенлеге һәм кыен яклары бар?

–       Чыннан да, республикада шундый бердәнбер район бу. Дөрес, безгә район үзәге төземәскә дигән фәрман юк. Президентның да уйлап бетерергә кирәк дип әйткәне бар. 2021 елда Тукай районының оешуына 45 ел була. Аңа кадәр ул Чаллы районы булган. Тукай районы булып формалашкач, Минзәлә, Сарман, Түбән Камадан да кайбер авыллар кушылган. Сарманлылар Илһам Шакиров, Зөхрә Сәхәбиеваны безнеке диләр. Бәхәсләшмибез, алар шунда туган–үскән, ләкин безнен җирлектә булгач, истәлекләрне сакларга тиешбез.

Тукай районының үзенчәлеге нәрсәдәме? Шәһәр яны авыллары күпсанлы кеше яшәве белән аерылып тора. Мәсәлән, Теләче районы үзәгендә 3700 кеше яшәсә, бездә шундый зурлыктагы 6 авыл җирлеге исәпләнә. Әйтик, Кече Шилнә авыл җирлеген алыйк. Анда 4,5 мең кеше теркәлгән, тик күпме халык яшәвенең исәбен төгәл әйтеп булмый. Чөнки шәһәр халкы йорт сала, пропискага кермәгән. Без яшәүчеләр саны 15 меңнән ким түгел дип беләбез. Әҗмәкәй авыл җирлегендә 3,5 мең кеше пропискада, анда 7 меңгә якын кеше яши. Яңа кишәрлекләр бүлеп бирелгәч, Чаллының күпбалалы гаиләләре дә шушы җирлеккә кергән. Чиста авыллар дигәндә, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Калмыя, Игенче, Күзкәй, Малтабар һәм башка авылларны күздә тотабыз. Матур йортлар салалар, шәхси хуҗалыгын тоталар.

Кыенлык дигәндә, районда күп балалы гаиләләргә җир бирү проблемасы кискен тора. Моңа кадәр шәһәр җирләрне аларга Тукай районыннан бүлеп биргән, шулай итеп, 435 гектарда күп балалы гаиләләре урнашкан. Ләкин шәһәр, бу федераль программа,Тукай районы территориясе дип, мәсьәләдән читкә китә. Аларны юллы, сулы, газлы итү районга йөкләнә. Биклән авылы җирлегендә районның күп балалы гаиләләренең җирләре бар. 29 кеше судка биргән иде, шуның икесе генә – күп балалы гаиләдән, калганнар бу җирләрне сатып алып бетергән. Әле менә суд карары чыкты. Тукай районына аларны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итү бурычын йөкләделәр. Без судны көтеп ятмадык, әлбәттә. Республика җитәкчелегенә рәхмәт. “Таттрансгаз”ның, Сәнәгать министрлыгының програмаларына кереп, газлаштыру буенча проектлар эшләттек. Күп балалы гаиләләр кишәрлекләренә газ торбалары сузабыз, “Чаллы-Су” оешмасы белән су бирдек, су белән тәэмин итү буенча проектны эшләп бетерәбез.

–       Тукай районы авыл хуҗалыгы буенча алдынгы урында санала. Быел иң күп уңыш та сездә җыелды түгелме?

–       Быел 175 мең тоннадан артык уңыш җыеп алдык. 5 мең гектардан артык буш яткан җирләрне үзләштердек, ләкин алар рәсмиләштерелеп бетмәгән. Мул уңыш алуда, беренче чиратта, “Кама” агрофирмасын билгеләп үтәргә кирәк. Аның 26 мең гектар җире бар, ул “Агросила” төркеменә керә. 14 мең гектарда иген чәчте, шуннан 63,5 тонна икмәк җыеп алды. Безнең территориядә шундый алдынгы технологияле хуҗалыкның булуы яхшы, хуҗалыклар шуннан өйрәнә. Алар җыеп алган икмәктән орлык та әзерли әле. “Гигант”, “Сәйдәш”, “Ярыш”, “Р–агро”, “Биклән” хуҗалыклары бар. Колхоз тибындагы бу хуҗалыклар игенчелек өлкәсендә – алдынгылар. Крестьян-фермер хуҗалыкларыннан “Миңнехуҗин” предприятиесына рәхмәт. 2018 елда 600 тонна уңыш алган булса, быел бу санны 4 300 тоннага җиткерде. Шөкер, барысы да куелган максатларын аңлый, әкренләп үсешкә таба бара.

–       Сөтчелек, ит җитештерү тармагында хәлләр ничегрәк? Шәһәр янындагы авылларда яшәүче халык мал-туар асрарга атлыгып тормыйдыр?

–       Районда барлыгы 117 мең тонна ит җитештерелә. Әйтик, “Челны-бройлер” республикада кош итенең 38 процентын җитештерә. “Акибанк”ка караган “Камский Бекон” оешмасы бүген 51 процент дуңгыз ите әзерли. Мин килгәнче тәүлегенә 69 тонна сөт савыла иде, бүген сөт кимегән чорда 78 тоннага чыктык. Киләсе елда җәйге чорда аны 100 тоннага күтәрергә ниятлибез. Нәселле терлекләр алып кайтабыз, технологияләрне үзгәртәбез, урыннар, шартлар булдырабыз. Шәхси хуҗалыклардан 15–20 тонна сөт җыела.

Шәһәр янындагы халык мал тотмый. Асрарга теләгән кешегә дә күршесе комачаулый. Шәһәрдә зур йортлар, таш юллар, күрше белән күрше арасы да ерак түгел. Синең терлегеңнең, кошыңның исен иснәмим, ди ул. Андагы кешенең культурасы башка. Мин үзем авыл кешесенә нәрсә ашагынын белү өчен булса да, мал асрарга кирәк дигән фикердә. Элек елга буйларында бер бөртек печәнне калдырмыйча чабып бетерләләр иде, бүген печән күп, рәхәтләнеп чап кына. Җиләкле, хуш исле печәнне ашаган сыерның сөте дә тәмле була. Бала чакта әни пешергән ипигә сөт өсте ягып, шикәрен сибеп ашый идек тә көне буе тамак тук була иде. Хәзер аны каян аласы? Авыл хуҗалыклары халыкка пай җире өчен печәнен кайтара. Дәүләттән ярдәм алып, шөгылен булдыручылар, үзеннән артыгын сатучылар да бар. Шәһәр якында булу яхшы, капкасын ача да сата. Ярминкәгә дә теләп киләләр. Хезмәт хакына килгәндә, авыл хуҗалыгында ул – уртача 22 меңнән артык, шәһәр белән бергә 37 мең сум.

–       Җитәкче буларак, үз кагыйдәләрегез бармы?

–       Гади кешене рәнҗеткәнгә түзә алмыйм. Безгә күбрәк авыл кешесе дә түгел, бакчачылык җәмгыятьләреннән киләләр. Сүз уңаеннан, районда 102 бакча җәмгыятендә 76 меңнән артык участок исәпләнә. Закон буенча бакча ширкәтләренең эшенә тыкшына алмыйбыз. Алар борчыган проблемларын гомуми җыелыш аша хәл итәргә тиеш. Тик кайбер җитәкчеләр халыкны бастырыбрак тота, башкарма комитет яки администрациянең кысылмаячагын белеп, бакчачыларны кыерсыта. Соңгы чиктә минем янга килергә мәҗбүр булалар. Әле менә берәү ярдәм сорап иде. Күпкатлы йортта яшәгән, муниципаль җире булган, сарайда казлар, куяннар тоткан. Теге җирне конкурска куйганнар, моның сарае да, җире дә теркәлмәгән. Авылда кемнең җире рәсмиләштерелсен инде ул?! Гозерен җиткерүче бу хакта бөтенләй белмәгән. Аукционда җиңгән кешене чакыртыгыз, теге хатыннан җирне сатып алыгыз дидем. Мохтаҗлык белән килүчеләргә битараф калган җитәкчеләрне аңлый алмыйм. Алар бит башка яклаучысы булмаганга килә. Гади халыкта да ышанычны югалтсаң, ул властьның нәрсәгә кирәге бар? Аллаһ Тәгалә булганын бирә, артыгы кирәкми. Ачу килгән кешеләргә, безнең барыбызга да ике аршин җир җитә, барысы да калачак, дип әйткәлим. Иң кыйммәте – гаилә, тәрбияләгән балаларың. Бүген әти-әниләр бала интекмәсен дип ничек кенә тырышмый, тик алар беренче чиратта, юнәлеш биреп, укытырга, һөнәр сайларга, эшкә өйрәтергә тиеш. Булдыра алган кадәр ярдәм итәсең, калганын үзе эшләп тапсын, шул вакытта гына кадерле, тәмле була. Үзебез өч ул үстерәбез. Олысы –икътисадчы, ике оныгыбыз бар. Икенчесе төзүчегә укый, төпчегебез өченче сыйныфта белем ала.

–       Бүгенге заманда яхшы укыр өчен мәктәбендә дә, бакчасында да яхшы шартлар булдыру кирәк. Балаларның сәләтен ачу өчен нинди мөмкинлекләр тудырасыз?

–       Быел күп чаралар планлаштырдык. Күптән түгел “Ак калфак” оешмасы вәкилләре килде, Рәшит Ваһапов фонды белән Илһам Шакировны искә алу кичәсе үткәрдек. Илһам аганың музее, мәктәбе ремонтланды, чиратта – клубын төзекләндерү. Татар халкының, дөньяның мәшһүр җырчысын онытырга тиеш түгелбез. Шагыйрь Фәннур Сафинның исемен мәңгеләштерүне күздә тотып, фестивальгә язучыларны көтәбез, каләм тибрәткән балалар бүләкләнәчәк. Мәктәпләр заман шартларына бигүк туры килми әле. Ике ай эчендә Иштирәк мәктәбен ремонтладык. Узган ел Президент әлеге мәктәп яңа уку елына әзер түгел дип кисәтү ясаган иде. «Татнефть» акча бирде дә сентябрьдә сүтеп, тиз арада ремонтладык. 30 лап бала клубта укып торды. Мәктәп, бакча, ФАП бер түбә астында хәзер. Лагерь юк иде. Бала саны аз булган Иске Дөреш мәктәбендә 80 балага тәүлек буе эшли торган лагерь ачтык. Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләк мәктәбе җимерелгән иде, аны төзекләндердек. Бала саны күп түгел, тик авыл янында күп балалы 300 ләп гаилә өчен яңа комплекс төзеләчәк. Балалар Яңа Бүләк мәктәбенә җәяү йөри алачак. 5–6 бакчаны ремонтладык. Бер авылда бөтенләй бакча юк иде, 140 урынлысын салдык, хәзер ул тулды. Социаль объектларсыз булмый. Балалар бөтен җирдә дә талантлы, бары сәләтен генә ачарга кирәк. Район үзәге булмагач, бер участокта – йөзү, икенчесендә чаңгы һәм башкасы белән шөгыльләнәләр, көрәш залы булдырырга җыенабыз.

–       Бу – сез эшли торган өченче район. Шулай да иң зур тормыш мәктәбен кайсысы төбәктә тупладыгыз?

–       Иң зурысын Актаныш биргәндер, мөгаен. Мөслимдә 8 ел мәктәп директоры, ике елга якын авыл җирлеге башлыгы булдым. Актанышта 15 ел эшләдем, аны көчле тормыш мәктәбе дип саныйм. Ул чиста татар мохитле, элек–электән традицияләрне саклаган үзенчәлекле төбәк. Актаныш белән Тукайны берничек тә чагыштырып булмый. Иртән өйдән сәгать 5 тә чыгып китәм, кичке 8 гә кадәр эштә. Алай да җитешә торган түгел. Күп милләтле халкы, шәһәр яны халкы таләпчән булуы, бакчалар, күп балалы гаиләләр проблемасы белән монда мохит башкача. Бәлкем, сабыр, авыл халкына вакыт та биреп җиткерә алмыйбыздыр. Күбрәк шәһәр янында кайнашабыз. Үзара салым буенча Кече Шилнә авылында гына 16 очрашу үткәрдем. Районда 42 мең участок газлаштырылмаган әле. Торак планын тулысынча үтәсәк тә, суын, газ кертеп җитешеп өлгерә алмыйбыз. Бик күп эшләр эшләнә. Тик шуны аңладым: эшләгәч рәхмәт сүзе ишетәсе килә, әмма киресенчә, күбрәк таләп итәләр. Кешедә ышаныч тудыру җиңел түгел, аны саклап тоту тагын да авыррак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү