«Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

Аллаһның Илчесе әйтте: «Кем һәр намаздан соң утыз өчәр мәртәбә «Аллаһка мактау булсын», «Аллаһка данлау булсын», «Аллаһ Бөек», ә йөзенче мәртәбә «Бер Аллаһтан башка илаһ юк, Аның тиңе юк, Ул хакимлеккә ия һәм Ул барлык нәрсәгә Кодрәтле!» — дип әйтте, шуның гөнаһлары гафу ителә, хәтта әгәр диңгезнең күбегенә тиң булсалар да».

Бар нәрсәне юктан бар кылган Бөек Раббыбыз Аллаһка мактау сүзләребезне чын күңелдән әйтергә онытмасак иде.

Пәйгамбәребез «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми», – дип әйткән. Барыбыз да Аллаһы Тәгалә каршында тигез. Беркемнең дә башкаларны кимсетеп яшәргә хакы юк. Аллаһы Тәгалә байлыгыбызга, дәрәҗәбезгә, матурлыгыбызга түгел, ә тәкъвалыгыбызга карый. Аның алдында иң хөрмәтлебез дә гөнаһлардан ерак булганыбыз. Раббыбыз кимчелекләребезне бетереп, камиллеккә ирешергә насыйп итсә иде.


Фикер өстәү