Уйлап табучылар арта

Карабодайны  тиз генә кабыгыннан арындырып буламы? Электрон медицина паспортларын булдыруның файдасы бармы? Татарстанда “Иң яхшы 50 идея” бәйгесе җиңүчеләре  тормышны уңай якка үзгәртергә җыена. Кичә башкалабызда иң яхшы уйлап табучыларны бүләкләделәр.

Бәйге республиканың Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән берлектә уздырыла. Конкурста катнашкан ике мең кешенең 170е  тәкъдим иткән проектын тормышка ашыру өчен ярдәм алачак. Татарстан Инвестиция-венчур фонды  директоры Айнур Айдельдинов белдергәнчә, конкурс республиканың инновацион куәтен үстерүне, укучылар, студентларга, яшь галимнәргә  үз проектларын тормышка ашырырга булышуны күздә тота.

“Акыллы баш”ларны котларга   Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  та килде.

– Унбиш ел эчендә конкурска  барлыгы 21 мең гариза кабул ителгән. Бәлкем, кайбер проектларның эчтәлеге бик үк тирән дә түгелдер, әмма бу барыбер – кеше хезмәте. Ике меңнән артыгының хуплануы – яхшы күрсәткеч”, – диде ул тәбрикләү тантанасында. – 15 ел элек  республиканың венчур бизнесында унлап кешене генә саный алсак, бүген әлеге өлкә турында гына түгел, илдәге алдынгы венчурчыларны, чит илдәге яңа партнерларны да беләбез. Беренче тапкыр венчур ярминкәсе уздырганда, берничә проекттан нәрсәдер табарга тырышсак, бүген эшләнмәләрне тәкъдим итү мөмкинлеге зур. Бу 15 ел яхшы мәктәп булды: команда, партнерлар тупладык. Без – инновацияле республика, үз алдыбызга җитди бурычлар куябыз. Киләчәктә фән-мәгариф, сәнәгать куәте максатларны чишүгә юнәлдерелгән булырга  тиеш. Югары мәктәп тә үзгәрә: яңа кафедралар ачыла, тикшеренү үзәкләре булдырыла. Болар барысы да республиканы үстерү өчен эшләнә.

Проект җиңүчеләр арасында төрле өлкә кешеләре бар. Әнә “Бәхетле” кибетендә эшләүче  Аида Галиәскәрова медицина юнәлешендә уңышка ирешкән.  Ул шул ук вакытта Казан илкүләм тикшеренүләр технологик университетында да укый.

– Мин табиб та, нанотехнологияләр буенча  белгеч тә түгел. Конкурска электрон медицина паспорты эшләүне тәкъдим иттем. Минемчә, бу кәгазь “ботка”сыннан арыну, документлар  югалтуларны киметү өчен отышлы. Табиблар чирләрнең ничек дәвам иткәнен  күзәтә алачак.  Аны илнең теләсә кайсы шәһәрендә кулланып була.  Медицина проблемалары белән еш очрашканга, бу тема миңа якын, – ди Аида.

Фәнил Хәсәнов – Буа егете. Ул Казан дәүләт аграр унверситетында аспирантураның беренче курсында белем ала. Фәнил җитәкләгән проект “Патент” номинациясендә   җиңгән. “Без карабодай  кабыгын чистарту җайланмасы эшләдек. Бер сүз белән әйткәндә, комбайн урганны ашарга яраклы итеп чистарту өчен кирәк бу. Мондый технология бар, әмма без аны камилләштердек. Аны эре җитештерүчеләргә, фермерларга тәкъдим итәчәкбез”, – ди Фәнил.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү