Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

Мамадыш районының Урта Кирмән авылында Яңа ел кичәләрендә Гөлназ Каюмова үстергән лимонны лотереяга уйнаталар. Күптән түгел аның улы экзотик җимешне тикшертү өчен лабораториягә алып киткән. Беренче җимешләре исә бер килога якын булган.

Бүген өй шартларында лимон үстерүчеләр шактый анысы. Тик Гөлназныкы чәйнек кадәрле булуы белән күзне кызыктыра. Үзендә лимон үсмәгән кеше өчен бик кызык, нинди генә сораулар бирмиләр, ди Гөлназ. Ул үзе дә беренче җимешен сабый баладай зур түземсезлек белән көткән. Өенә кайтса, бүлмәгә одеколон исе таралган. Иремнеке андый түгел иде, кем керде икән, дип бүлмә буенча иснәнеп йөргән. Ахыр чиктә, күзе лимон чәчәкләренә төшкән. Кызганыч, җимешләре чикләвек кадәр булгач, күбесе коелган. Әмма берсен барыбер саклап калганнар. Аны хәтта кибеткә барып үлчәп тә караган: 985 грамм тарткан.

– Авыл халкына күрсәткәч, кемдер лимонны йормарланган сары май, кемдер грейпфрут дип уйлады. Сере юк аның. Яз чәчәк аткан лимоннар кыш көне өлгерә. “Юбилейный” сорты бу. Әлеге куак су ярата, шуңа күрә чүлмәгемне сулы табакка утыртып куйдым. Элегрәк ашлама сибә идем, хәзер туктадым, экологик яктан чиста булсын, дим. Туфрак – бакчадан. Баштарак аны урманга барып та алып кайткаладым. Балчыкны гел яңартып торам. Иң мөһиме – телә авыруы төшмәсен, ул чакта яфрагы баллана һәм аннан котылу бик авыр. Күптән түгел инжир үстерә башладым, җимешләре эре һәм сусыл аның. Көйсез түгел, аерым игътибар сорамый. Шунысына гаҗәпләндем, инжир чәчәк атмыйча гына җимеш бирә, – дип сөйли социаль хезмәткәр булып эшләүче Гөлназ.

Лимон ботагын хезмәттәшенең туганы Иркутскидан алып кайткан булган. Әлеге куак елына 8–9 лимон бирә-бирә картайган, күрәсең. 5–6 ел элек Гөлназ яңасын утырткан. Монысының савыты кечкенәрәк булгач, уңышны азрак бирә икән. Димәк, утыртыр алдыннан башта зур савыт әзерләргә кирәк. Лимон үстерергә теләгәннәргә Гөлназ үсентесен дә кызганмый. Килсеннәр, бирәм, ди.

Егерме ел эчендә 150дән артык җимеш җыйган хуҗабикә. Лимоннарны ул күчтәнәчкә дә бирә, редакция коллективы белән чәй эчәрсез, дип безгә дә җибәрде. Туганнарын, дусларын кайнатма әзерләп тә сыйлый. Дөрес, кайнатмасы әчерәк була икән.

Әче димәктән, Ижауда медицина институтында белем алучы улы Марат лимон составын тикшертергә лабораториягә алып киткән. Укытучысы кибетнекендә С витамины аз дигәч, Марат әнисенекен күрсәткән. Әлегә нәтиҗәсен көтәләр. Әче булгач, витамины күбрәктер, дип өметләнәләр.

Сәрия Мифтахова


Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә” язмасына фикерләр

Фикер өстәү