Узган атнада Татарстан юлларында 15 кешенең гомере өзелгән

30 ноябрьдә Казан – Оренбург трассасында җиңел машина зур йөк машинасы белән бәрелешеп, ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булды. Якшәмбе көнне Казан – Оренбург трассасының 361 нче чакрымында “Рено Дастер” һәм “Лада Калина” автомобильләре катнашында булган фаҗигадә тагын ике кешенең гомере өзелде.

Тагын өчесен хастаханәгә озатканнар. Дүшәмбе көнне Менделеевск районында булган авариядә җиңел машина авыр йөк машинасы астында калып, хатын-кыз һәм аның 10 яшьлек баласы һәлак булды. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе тизлекне арттырмаска, каршы як юлга чыкмаска, алда барган машина белән араны сакларга, иминлек каешларын эләктерергә, балаларны махсус утыргычка утыртырга һәм табигать шартларын исәпкә алырга киңәш итә.


Фикер өстәү