ВАДА: дус түгел без аларга. Казандагы ярышлар узармы?

Россия спорты тарихындагы иң куркыныч вакыйга. Халыкара допингка каршы көрәш агентлыгы (ВАДА) чыгарган карарны әнә шулай бәяләүчеләр дә бар. Дүшәмбе көнне кабул ителгән кырыс кагыйдәләр гамәлгә кергән очракта Россия спортчылары дүрт ел дәвамында халыкара ярышларда, шул исәптән Олимпия Уеннарында чыгыш ясый алмаячак. Үзебездә исә оештырырга ярамый. Без кем өчен җан атабыз? Казанда буласы зур спорт чаралары калачакмы?

Әләм булмаячак

Мәсьәләнең нидән гыйбарәт булганын чамалау өчен мәктәп сыйныфын күз алдына китерик әле. Һәрберсендә шук, тәртипсез берәр малай табыла. Бер мәртәбә “кара исемлек”кә кердеңме, ул-бу чыга калса, укытучылар иң элек әнә шул малайдан шикләнә. Ахыр чиктә, башка укучылар да аңа төртеп күрсәтә башлый. РУСАДА, ягъни Россиянең допингка каршы көрәш лабораториясе белән дә охшаш хәлләр килеп чыкты. Әле 2015 елда ук оешманы халыкара таләпләргә туры килми дип таныдылар. Төрле чаралар күрелде һәм 2016 елгы Җәйге Олимпиадага безнең спортчыларның кайберләре генә барып җитә алды. 2018 елгы Кышкы ярышларда исә әләмсез һәм гимнсыз чыгыш ясарга мәҗбүр булдылар. РУСАДА, хокукларын кире кайтару өчен, Мәскәү допингка каршы көрәш лабораториясендә 2012–2015 елда тупланган мәгълүматларны ВАДАга тапшырырга тиеш иде. “Икеле” куйганда шук, тәртипсез малай көндәлеген бирмәгән кебек, мәгълүматларны тапшыру эше дә сузылды. Ахыр чиктә, ВАДА вәкилләре аларның чын булуына шик белдерде.

Шулай итеп, дүшәмбе көнне Лозаннада узган утырышта Россия спортына карата кырыс карар чыгарылды. Россия түрәләре Халыкара федерацияләрдә зур вазифа били алмаячак, аларга Олимпия Уеннарына барырга да ярамый. Монысы иң куркыныч карар түгел әле. Россия спортчылары киләсе дүрт елда буласы Олимпия Уеннарында һәм дөнья күләмендәге төп ярышларда катнаша алмаячак. Аларны ярышка кертәләр, әмма безнекеләр анда Россия спортчысы булып саналмаячак. Хәтерләсәгез, Пхенчханда “Россиядән Олимпия атлетлары” дигән төшенчә бар иде. Бу юлы анысын да рөхсәт итмәячәкләр. ВАДАның комитет җитәкчесе Джонатан Тейлор сүзләренә караганда, Россия спортчыларын ярышларга, гомумән, кертмәү тәкъдиме дә булган. Әмма 2012–2015 елгы вакыйгаларга катнашы булмаган яшь буын спортчыларга чыгыш ясау мөмкинлеге бирергә карар кылганнар. Шул ук вакытта ярышларга барасы спортчыларга җитди тикшерү аша узарга туры киләчәк. Допинг белән бәйле рәвештә телгә кергәнсең икән – рәхим-шәфкать булмаячак.

“Барысы да план буенча”

ВАДА чыгарган тагын бер карарның безгә, ягъни Татарстан башкаласы Казанга да кагылышы бар. Россиягә үзендә дөнья күләмендәге зур ярышларны оештыру тыела. Билгеле булганча, әле узган ялларда гына Казан үзендә ике зур чараны кабул итү хокукына ия булган иде. 2021 елда – кыска суда йөзү, 2024тә исә су спорты төрләре буенча Европа чемпионатларын оештыруны безгә тапшырдылар. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, ВАДА чыгарган карар Казанның планнарына йогынты ясамаячак. “Без имзаланган килешү кысасында эшлибез. Шуңа күрә барысы да план буенча, берни дә күчерелми. Бу ярышларны уздырачакбыз”, – дигән ул “Татар-информ”га. Бу сүзләрне Россиянең спорт министры Павел Колобков та кабатлады. Әлеге мәсьәләдә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова да үз фикерен белдерде.

– Безнең халыкара спорт федерацияләре белән мөнәсәбәтләребез әйбәт. Шул исәптән Халыкара йөзү федерациясе белән дә. Алар берничә тапкыр Татарстанның чараларны яхшы дәрәҗәдә уздыруы һәм уртак эшкә әзер булулары турында әйтте. Бар да җайга салыныр дигән ышаныч бар. Ничек кенә булмасын, чараларга әзерлек эше дәвам итә, – дигән ул.

Утсыз төтен булмый

Спорт җәмәгатьчелегендә ВАДА карарын төрлечә кабул иттеләр. Халыкара суд арбитражына мөрәҗәгать итеп, катгый карарны йомшартырга өметләнүчеләр дә аз түгел. Алар арасында Россиянең спорт министры Павел Колобков та бар. Икенчеләр, пыр туздырып, ВАДАны сүгә. Агентлык вәкилләрен Россиягә карата басым ясауда гаеплиләр. Бу хәлләрне сәясәт белән бәйлиләр. Монысы – чынбарлык. Бүгенге спортны сәясәтсез күз алдына да китереп булмый. Тик менә утсыз төтен чыкмаганын, үзебездә дә гөнаһ җитәрлек булганын танучылар азрак. Башка юнәлешләрдәге кебек, спортта да заманча технологияләр, шул исәптән алдынгы фармокология кирәк. Табигый сәләт белән тиз йөгергән, биек сикергән, күп күтәргән өчен генә медаль бирмиләр.

– Дәгъва белдерү мөмкинлеге бар, һәм моны, һичшиксез, эшләргә кирәк. Шул ук вакытта бу хәлләрдән сабак алырга кирәк, – ди Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Олимпия Уеннарының ике мәртәбә призеры Ирек Зиннуров. – Әлеге вакыйга безнең спорт системасын үзгәртеп кору өчен сәбәп булырга тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин:
– Россия Олимпия комитетына карата дәгъвалары юк. Димәк, ил милли әләм астында чыгыш ясарга тиеш. Бу мәсьәләдә ВАДА карары Олимпия хартиясенә каршы килә һәм без CAS мөрәҗәгать итә алабыз. Башка фикерләр дә бар, әмма боларның барысын да белгечләр һәм юристлар анализласын. Минемчә, иң мөһиме: җәза гаебе булганнарга бирелергә тиеш. Җәзаны күмәк рәвештә бирмиләр һәм ул катнашы булмаган кешегә кагыла алмый. Шундый карарлар кабул ителә икән, димәк, асылында дөнья спортының чисталыгын кайгырту түгел, ә спорт һәм Олимпия хәрәкәте мәнфәгатьләре белән бернинди уртаклыгы да булмаган сәяси характердагы фикерләр ята дип уйларга тулы нигез бар.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү