Васил Шәйхразиев Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучыларын сәламләде

Бүген Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана. Бөтендөнья татар конгрессы илнең төрле төбәкләрендә татарларның яшәешен яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен икенче тапкыр җыя. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның форум катнашучыларын сәламләде. Текст Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты.

«Кадерле дуслар! Сезне барыгызны да Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлануы белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Хәзерге заманда мәгълүмат чаралары тормышыбызда мөһим роль уйный: журналистлар тырышлыгы белән күп кенә мәсьәләләр гомумхалык игътибарын, хакимият органнары игътибарын җәлеп итә һәм дәүләт югарылыгында чишелеш таба. Сезнең тәҗрибәгез һәм тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә татар дөньясындагы соңгы хәбәрләр илебезнең төрле почмакларыннан оператив рәвештә барып ирешә.

Әлбәттә, яңа технологияләр заманында мәгълүмат чаралары да, журналистлар да яңа форматлардан, үзгәрешләрдән читтә калмый, ләкин шул ук вакытта алар кыйблаларына тугры булып, алга хәрәкәт итәләр. Безнең максат милләтебезне туплау, телебезне үстерү, булган милли мирасны киләчәк буыннарга җиткерү.

Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучы хөрмәтле журналистлар. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек телим. Форум эше файдалы һәм нәтиҗәле булсын. Мәртәбәле хезмәтегездә яңадан-яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын, иҗади уңышлар сезгә», диелә әлеге текстта.


Фикер өстәү