“Ватаным Татарстан” газетасында эстрада мәсьәләләренә кагылышлы түгәрәк өстәл узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

“Ватаным Татарстан” газетасында эстрада мәсьәләләренә кагылышлы түгәрәк өстәл узды. Ник дигәндә, мәдәниятнең нәкъ шушы өлкәсе иң күп тәнкыйтьләнә. Хәтта Татарстан Дәүләт Советы комитет утырышында да эстрада мәсьәләсе тикшерелде. Депутат Рамил Төхвәтуллин үзэшчән эстраданы профессиональ сәнгатьтән аерып карарга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Хәлләр чыннан да шулкадәр катлаулымы?

Бу сорауга җавапны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Винера Ганиева, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Илсөя Бәдретдинова, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева эзләде. Фикерләр  төрле, әмма уртак ягы да бар. Милләт буларак сакланып калырга, татар телен үстерергә телибез икән, тәртип кирәк.


Фикер өстәү