Винера Ганиева: “Яшьләргә җиңелрәк, аларның һәрберсе блогер”

“Ватаным Татарстан” газетасында эстрада мәсьәләләренә кагылышлы түгәрәк өстәл узды. Ник дигәндә, мәдәниятнең нәкъ шушы өлкәсе иң күп тәнкыйтьләнә. Хәтта Татарстан Дәүләт Советы комитет утырышында да эстрада мәсьәләсе тикшерелде. Депутат Рамил Төхвәтуллин үзэшчән эстраданы профессиональ сәнгатьтән аерып карарга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Хәлләр чыннан да шулкадәр катлаулымы?

Бу сорауга җавапны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Винера Ганиева, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Илсөя Бәдретдинова, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева эзләде. Фикерләр  төрле, әмма уртак ягы да бар. Милләт буларак сакланып калырга, татар телен үстерергә телибез икән, тәртип кирәк.

– Кеше тәрбияле, укымышлы икән, аның эчке дөньясы баерак була, ди Рамил Төхвәтуллин.  Рифат Фәттахов исә җырчыларның интеллект дәрәҗәсе югары түгел ди һәм моны дәлилләп тә бирде. Винера Ганиева исә, артистларның кара пиар белән мавыгуына игътибар итте:

– Без яшь чакта  тамашачыны җырларыбыз белән шаккатыра идек. Танылу бик авыр, чөнки халыкта Әлфия апа, Илһам абыйлар бар, безнең максат – шул дәрәҗәгә үрелү иде. Хәзер яшьләргә җиңелрәк, алар һәрберсе блогер. Модага кара пиар кереп китте. Ләкин шуны онытмаска кирәк: йөз мәртәбә яхшылык эшләп, бер мәртәбә начарлык кылсаң, халык яхшылыкны оныта, начарлыкны истә калдыра. Укытканда шәкертләргә репертуарны классикага нигезләргә тәкдим итәбез. Тәрбия әнә шуннан башлана.

Түгәрәк өстәлдә яңгыраган башка фикерләр һәм нәтиҗәсе турында газетабызның җомга санында укып белерсез.

 

ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛДӘН ФОТОРЕПОТРАЖ

Гөлинә Гыймадова


Винера Ганиева: “Яшьләргә җиңелрәк, аларның һәрберсе блогер”” язмасына фикерләр

Фикер өстәү