Владимир Путин Чаллыда: “КАМАЗ – Россия горурлыгы”

Кичә Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килде. Ул данлыклы автомобиль заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты, производство линияләре белән танышты, оешма хезмәткәрләре белән аралашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу да  узды. Владимир Путинның Чаллыга җиденче сәфәре тагын нәрсә белән истә калды?

Иң элек Россия Президентына яңа төр кабина каркасларын эшләү заводын күрсәттеләр. Биредә ул эшчеләр белән дә аралашты. Владимир Путин илдәге туучылар санын арттыру буенча чараларның аз булуын һәм киләчәктә аларның артачагын әйтте. Ана капиталының һәм балалар өчен түләүләрнең артуын да искә төшерде. Президент сүзләренә караганда, туучылар саны аз булган төбәкләрдә пособиеләр түләү арттырыла. 2020 елда аларның саны  күбрәк булыр, дип ышандыра ул.

– Без бу чаралар гаиләне планлаштырырга һәм балалар санын арттыруга ярдәм итәр дип уйлыйбыз, – диде Владимир Путин.

Шуннан соң ул тантаналы чарада катнашты.

– Бүген бездә зур бәйрәм. Юбилей! “КамАЗ”га – 50 яшь! Бу предприятиегә нигез салган, күңелен биреп эшләгән кешеләр алдында баш иябез, – дип сәламләде ул бәйрәм кунакларын. – Болар – 1969 елда әлеге проектны башлаган төзүчеләр, инженерлар, галимнәр. Бирегә бөтен Советлар Союзыннан килделәр. Монда уникаль коллектив җыйналды. Сез барыгыз да туган шәһәрегезне, республикагызны, Ватаныгызны яратасыз. Монда төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин кешеләре эшләде һәм эшли. Энергияле яшьләр киләчәк турында уйлый! Сез иң заманча машиналар ясыйсыз! Без сезнең бренд белән горурланабыз. — Ул “КамАз”ның даны еракларга таралуда спортчыларның өлеше зур булуын да ассызыклады: – “КамАЗ” безнең һәм сезнең спортчылар аркасында халыкара брендка әйләнде. Алар абруйлы халыкара ярышларда үз-үзләрен аямыйча елдан-ел уникаль нәтиҗәләр күрсәтә. Без, бөтен ил халкы, сезнең нәтиҗәләр белән горурланабыз, – диде һәм спортчыларга рәхмәт әйтте.

Залда исә бу сүзләрне алкышларга күмделәр.

Әле ил башлыгы килеп җиткәнче үк бәйрәм кунакларын Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә сәламләде.

– Әйтәсе килгән сүзләр күп, ләкин хисләр күбрәк. 50 элек бу көнне беренче грунт салынды һәм Камада “КамАЗ” исемле автомобиль гиганты төзелә башлады. Ул чагында таш салуда катнашкан кешеләргә инде бүген 70, күбесенә 75 һәм 80 яшь. Алар башладылар! Бу безнең халыкның – совет халкы, бу очракта татар халкының традицияләре иде. КаМАЗ – ул халык горурлыгы, чөнки дөньядагы иң көчле машина төзелеше комплексларының берсе, — диде ул.

Данлыклы предприятие матур юбилеен – 50 еллыгын зур күрсәткечләр белән каршы ала. Быелның маенда яңа төр кабина каркасларын эшләү буенча завод ачылды. Бу – соңгы ун елда “КамАЗ” территориясендә төзелгән иң эре объект. Аны төзегәндә иң заманча технологияләр кулланылды. 71 мең квадрат метр мәйданны биләп торучы бинада 600дән артык кеше эшләячәк. Биредә елына 57 мең кабина эшләп чыгарырга ниятлиләр. Моннан тыш, заводта аллюминий ягулык савытлары җитештерү буенча линия, Р6 двигательләрен чыгару буенча конвейер эшләп китте, ел ахырына кадәр К5 буыны йөк машиналарын эшли башлау планлаштырылган, электр транспорты һәм пилотсыз йөк машиналарын җитештерү буенча өметле юнәлеш үсеш ала.

Ил Президентының Татарстанга, аерым алганда, КамАЗга булган игътибары аңлашыла. Хәтта чит илләрдә дә Татарстанны автогигант аша беләләр бит.

– КамАЗ ярдәмендә шәһәр бөтен дөньяга танылды, – дигән иде Чаллыда узган бер чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Оешмада эшләүче чаллылар Россиядә авытомобиль төзелешендә югары компетенцияләргә ия булды. Һәм без бөтен җирдә Яр Чаллы шәһәре – безнең илнең автомобиль сәнәгате башкаласы, дип әйтүебез очраклы түгел. КамАЗ да, Чаллы да бүген дөньякүләм танылган шәһәр һәм дөньякүләм танылган марка.

“КамАЗ” компанияләр группасы – Россиянең иң эре автомобиль корпорациясе. Ул дөньяда авыр йөк машиналары җитештерә торган әйдап баручы – егерме һәм 16 тоннадан зуррак булган машиналар җитештерү күләме буенча уналты оешма исемлегенә керә. Биредә елына 71 мең автомобиль эшлиләр. Бүген заводның һәр өченче машинасы (14-40 тонна авырлыктагы) Россия һәм бәйсез дәүләтләр берлеге илләренә китә. Безнең автомобильләр 80 нән артык илдә җилдерә.

Сүз уңаеннан. Кичә Чаллыга булган сәфәр — быел Россия Президентының Татарстанга дүртенче сәфәре. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Владимир Путин 12 февральдә Казанга һәм Иннополиска килгән иде. Ул чагында ил башлыгы башкалада җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты һәм ИТ-шәһәрдә президиум утырышын уздырды. Моннан тыш, “ТАНЕКО” комплексында бензин җитештерүне эшләтеп җибәрү чарасында катнашты.

Аннан соң Россия Президентының Татарстанда 13 майда булды. Ул вакытта Владимир Путин авиация заводында хәрби комплексны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырган иде.

Казанга Президент 27 августта,  WorldSkills-2019 чемпионатының ябылу тантанасына да килде. Ул көнне Ил башлыгы чемпионатны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

Владимир Путинның Чаллыга да беренче генә килүе түгел. Бу шәһәрдә ул Премьер-министр вазифасын башкарганда да, Президент буларак та кунак булганы бар. 2000 елда Владимир Путин, КамАЗны күрергә дип, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән килде. 2008 елда, Премьер-министр буларак, Чаллыда Россия автосәнәгать өлкәсенә кагылышлы җыелыш уздырды. Хәтерләсәгез, ул чакта илдә кризис һәм җиңел автомобильләр җитештерү шактый кимегән иде. 2009 елда Владимир Путин “КАММИНЗ Кама” предприятиесен ачу тантанасында катнашты. 2010 елда Президент Чаллыга Россиянең “Соллерс” һәм Италиянең “Фиат Групп” компаниясе арасындагы килешүгә хәер-фатихасын бирде. 2012 елдагы визитының ике сәбәбе бар иде: ике миллиончы “КамАЗ” автомобиле чыгарылу; сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү һәм 2015 елга кадәр демография сәясәте буенча зур җыелыш уздыру. 2016 елның февралендә исә Президент КамАЗның 40 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада катнашты.

Зөһрә Садыйкова

Фото: kremlin.ru


Фикер өстәү