Владимир Путин Чаллыга килде

Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килде, анда бүген КАМАЗның 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар уза. Дәүләт башлыгы яңа җитештерү линияләрен карап чыгар һәм тантаналы митингта катнашыр, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Владимир Путин Татарстанга килде, “Бигеш” аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды”, – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Кама автогиганты бүген ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Нәкъ менә 1969 елның 13 декабрендә эксковаторчы Михаил Носков булачак автозавод төзелеше мәйданчыгында беренче чүмеч җирне казып чыгара. Ә инде 1976 елның февралендә конвейердан беренче йөк машинасы төшә. Заводта юбилей уңаеннан тантаналы митинг узачак, анда РФ Президенты Владимир Путин катнаша.


Фикер өстәү