«ВТ»да Татарстанның халык артистлары катнашында түгәрәк өстәл узачак

Эстрада, соңгы вакытта иң тәнкыйтләнә торган өлкәгә әйләнде. Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советының комитет утырышында да эстрада мәсьәләләре тикшерелде. Җырчыларның эчке зәвыгы, тәртип мәсьәләләре депутатларны да борчый икән, димәк, хәлләр чыннан да катлаулымы? «Ватаным Татарстан» әлеге һәм башка мәсьәләләр уңаеннан түгәрәк өстәл үткәрә.

Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, Р.Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов, Татарстанның халык артисты  Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Илсөя Бәдретдинова, блогер Татар Малай (Ринат Галиәхмәтов) катнашачак.


Фикер өстәү